tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Мәрҗанинең тормыш юлы һәм мирасына багышланган лекция укылачак
Санкт-Петербургта Мәрҗанинең тормыш юлы һәм мирасына багышланган лекция укылачак

Санкт-Петербургта Мәрҗанинең тормыш юлы һәм мирасына багышланган лекция укылачак

17 мартта Санкт-Петербург Милли әдәбият китапханәсендә “Ш. Мәрҗанинең тормыш юлы һәм мирасы” дип аталган чара оештырыла.

Әлеге чара татар дин эшлеклесе һәм галим Ш. Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Монда “Татарлар тарихы” фәнни-документаль фильмы күрсәтеләчәк, Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм мирасына багышланган лекция укылачак, лекторлар белән фикер алышу узачак.

Чара Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы Л,Н.Гумилев исемендәге Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәге белән берлектә оештырыла. Лекцияне Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рамиль Әдегамов һәм Л,Н.Гумилев исемендәге Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәге җитәкчесе Намил Әхмәтшин үткәрәчәк.

http://tatspb.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*