tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көне Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте
Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көне Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте

Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көне Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте

Бүген Россиянең Санкт-Петрбург шәһәрендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы чара үтә. Гүзәл бәйрәм Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте.

Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләрне Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин, һәйкәлнең авторы – сынчы Әхнәф Зыякаев һәм татар җәмәгатьчелеге салды.

Республика көне программасы кысаларында «Тукай энциклопедиясе», «Армия генералы Мәхмүт Гәрәев» китаплары тәкъдим ителәчәк, Татарстан һәм Санкт-Петербург артистлары катнашында концерт үтәчәк.

  • Һәйкәлне 2006 елда Габдулла Тукайның тууына 120 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Санкт-Петербург шәһәренә бүләк итте. Шагыйргә сын элек татар бистәсе булган Петроград районында, Кронверк проспектының Тукай скверында урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*