enrutat
Баш бит / “Себер, Мишәр, Урал татарлары — һәркайсының үз маршруты булсын…”
“Себер, Мишәр, Урал татарлары — һәркайсының үз маршруты булсын…”

“Себер, Мишәр, Урал татарлары — һәркайсының үз маршруты булсын…”

Бүген Казан шәһәрендә «Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән Бөтенроссия конференциясе башланып китте. Россиянең төрле регионнарыннан җыелган тарихчылар, туризм өлкәсендәге белгечләр, туроператор җитәкчеләре 3 секциягә бүленеп эшләделәр. Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында “Татар дөньясында этнотуризм: хәзерге торышы, тенденцияләр һәм үсеш перспективалары” дип исемләнгән секция узды. Секциянең модераторы Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев булды.

“Узган ел «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының кайтавазы булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәләре этнотуризмны яңа югарылыкка күтәрде. Хәзерге вакытта 11 юнәлештән торган «Татар-тур» концепциясе әзерләнде. Татарстанда, Казанда туризм шактый үсте. Ләкин бу төшенчәдә этномәдәни катлам аз булу борчый. Бу тармакны үстерү өчен музейлар, авыл тарихлары кирәк. Россиядә 4500 татар авылы бар, якын киләчәктә әлеге авыллар тарихына багышланган 5 томлык чыгуы да көтелә,» — дип сөйләде Фәрит Уразаев.

Чыгыш ясаучылардан беренче булып язучы, күп санлы тарихи китаплар авторы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага сүз бирелде.

«Этнотуризм төшенчәсен татар халкы белми, чөнки без үзебез эшләгән эшне күрсәтә белмибез. Тик шулай да күрсәтерлек шәһәр-авылларыбыз бар, барысын да күрсәтеп бетерерлек түгел, алай итү кирәкми дә. Ләкин төп идеология тарих аша күрсәтү булырга тиеш. Казан, Әстрехан, Уфа кебек башкалалар бар, аерым бөек шәхесләребез яшәгән урыннарны күрсәтү дә кирәк. Новосибирск, Курган, Чиләбе өлкәләрендә аерым маршрутлар кирәк. Себер татарлары, Мишәр татарлары, Урал татарлары — һәркайсының үз маршруты булсын. Бу милләтебезне бүлгәләү түгел, бу кирәкле гамәл. Этнотуризм комиссиясе төзергә кирәк. Ләкин бу эшебез акча эшләү генә булып калырга тиеш түгел”, —  диде Фәүзия Бәйрәмова.

Алга таба сүзне Төмән өлкәсеннән «Юлдаш» җәмгыяте директоры Фәрит Корманов алды. Үз чыгышында ул Төмәннән Татарстанга килергә теләүче туристлар артуы турында сөйләде. Аеруча соңгы елларда Алабуга, Биләр, Болгар, Казан шәһәрләренә сәяхәткә барырга теләк белдерүчеләр күплеген ассызыклады ул. Алга таба Бурятия халыклары Ассоциациия рәисе, Бурятия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Батталова территориаль бренд булдыру структурасы белән таныштырды. Шулай ук чыгыш ясаучылар арасында Төмәннән «Мирас» оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова үз чыгышында “Искер” тарихи-мемориаль комплексының ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Якын киләчәктә Себер ханы Күчемнең төрбәсен булдыруда эш алып барачаклары белән бүлеште. Самара өлкәсенең “Туган тел” җәмгыяте директоры Ильяс Шәкүров үз хисабына нәшер итүче “Самара татарлары” журналында төбәк тарихына багышланган язмаларны даими бастыруларын һәм татар авылары тарихына багышланган махсус проект алып барачакларын да әйтте. Шулай ук секция эшендә Кырым Республикасы, Оренбург, Уфа, Курган, Магнитогорск, Санкт-Петербург, Казан, Татарстан районнарыннан килгән белгечләр, фән эшлеклеләре катнашты.

“Секциядә әйтелгән тәкъдимнәрне барысын да туплап, 16 ноябрь көнне ТР Мәдәният министрлыгы бинасында узачак пленар утырышның гомум резолюциясенә кертеләчәк,”- дип белдерде Фәрит Уразаев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*