tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Себер татарлары” милли-мәдәни автономиясе оешуга 10 ел тула
“Себер татарлары” милли-мәдәни автономиясе оешуга 10 ел тула

“Себер татарлары” милли-мәдәни автономиясе оешуга 10 ел тула

Төмән шәһәре татарларының “Себер татарлары” милли-мәдәни автономиясе оешуга быел 10 ел тула, дип хәбәр итә оешманың җитәкчесе Динар Абукин. Шул уңайдан, автономия вәкилләре себер татарлары өчен чыга торган газетаның юбилей номерын әзерләгән.
Сүз уңаеннан, Төмән өлкәсе татарлары һәм башкортлары төбәк милли-мәдәни автономиясе оешуга быел 20 ел тула. Аңа 1998 елның сентябрь аенда нигез салынган.
2010 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча, Төмән өлкәсендә татарлар, сан ягыннан, рус милләте вәкилләреннән генә калыша. Өлкәдә 102,5 мең татар исәпләнә. Моннан тыш, 2,6 мең башкорт булуы мәгълүм.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*