enrutat
Баш бит / Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә әзерлек эшләре башланды
Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә әзерлек эшләре башланды

Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә әзерлек эшләре башланды

—   Быел февраль аенда  аның җиденче конференциясе булачак.  Һәм бу галимнең 200 еллык юбилеена багышланачак. Бу  конференция  Мәгариф министрлыгы планына кертелеп, шул план нигезендә үткәрелә. Ул берничә өлештән торачак. Пленар өлеше Әтнә дәүләт драма театры бинасында узачак. Калганы секцияләргә бүленеп, Комыргуҗа урта мәктәбендә үтәр дип уйлыйбыз. Әзерлек эшләре бара. Әлеге конференцияне тиешле югарылыкта уздыра алырбыз дип өметләнәбез —  ди район мәгариф бүлегенең милли мәгариф  буенча җаваплы методисты Гөлназ Гиндуллина.

Моннан тыш, Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм килгән кунаклар белән, галимнең юбилее уңаеннан, төрле күңелле чаралар үткәреләчәк. Музейда Ш.Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлеге турында тирән эчтәлекле экскурсия тыңларга, видеофильмнар, “Ш.Мәрҗани музеенда селфи” дигән темага күргәзмәне карап  булачак.

****                           *****

Олуг якташыбызның тормышы, киң кырлы эшчәнлеге белән тирәнтен танышуны 1992 нче елларда башлана. Комыргуҗа урта мәктәбе коллективы иң  элек галимнәр аша Ш.Мәрҗанинең шәҗәрәсен эзләп таба. Шәҗәрә буенча ул вакытта исән-сау яшәгән оныклары, Мәрҗани мирасын өйрәнүче галимнәр белән элемтәгә керәләр. 1993 елда Мәрҗани оныклары, бер төркем галимнәр Комыргуҗа мәктәбенә кайтып, укытучылар, укучылар, авыл халкы белән очрашалар, Ябынчы авылына барып, Мәрҗанинең туган нигезендә булалар. Беренче очрашу шул рәвешле үтә. Мәктәп коллективы үз чиратында бөек мәгърифәтче, якташыбыз исемен мәңгеләштерү максатыннан, мәктәпкә аның исемен бирү һәм музеен төзү уе белән яна һәм шуны тормышка ашыру өстендә эш башлый.

1995 елның 5 декабрендә ТР Министрлар кабинетының 893 нче карары белән Комыргуҗа мәктәбенә Ш.Мәрҗани исеме бирелә. 1996 елның 5 сентябрендә Ш.Мәрҗани музее өчен махсус 2 бүлмәсе булган яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла.   Яңа мәктәпкә күчкәч, булачак музейның советы, планы төзелә, Мәрҗанинең туганнары һәм галимнәр белән яңадан яңа элемтәләр эзләп табыла. Тупланган экспонатларның да саны ишәя. Җыйналган бай экспонат-материаллардан музей барлыкка китерүне ТР Берләшкән дәүләт музееның (хәзер ТР Милли музее) бер төркем хезмәткәрләре башкара һәм 2000 елның 2 октябрендә Ш.Мәрҗани музее ачыла.  

 — Ш.Мәрҗани музеенда ачылган көненнән башлап кеше өзелеп тормый. Үзебезнең район мәктәпләренең укытучылары, укучылары гына түгел, тирә-як районныкылар да еш киләләр безгә. Күп кенә күренекле шәхесләр, туган якларын сагынып кайткан чит төбәк, хәтта чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә Мәрҗанинең якты истәлегенә шушы музейга килеп баш ия. Ә безнең төп бурычыбыз – яшь буынны данлы якташларыбызның тормышы, эшчәнлеге белән таныштыру, аларның иҗаты белән кызыксыну, өйрәнү омтылышы тәрбияләү һәм, шул эшне башкарып, күренекле талантлы якташлары белән горурлык, ватанпәрвәрлек хисен үстерү, камилләштерү…- диләр музей хезмәткәрләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*