enrutat
Баш бит / “Син генә уйларымда”
“Син генә уйларымда”

“Син генә уйларымда”

Бөтендөнья  язучылар көнендә,  Нәҗип Гәрәй улы Мадьяровның туган көне иде. Әтнә  районы мәктәпләрендә, китапханәләрдә шагыйрьнең 90 еллыгын билгеләп үттеләр. Аның яшәешен, гадилеген, укучылар белән очрашуларга еш кайтуын искә алдылар.     

Нәҗип абый Мәдияр укучыларына бик якын иде, туган ягын ярата. Кешеләрне ярата иде. Ә күпме җаннарны шагыйрь итмәгәндер, бер очкын күрсә укучыда, ялкын кабыза иде. Игътибарлы иде…

Бу фотода Яңа Шашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Корбанова да укучыларга әнә шул хакта сөйли.

Сагыну җыры

Җәйге кичтә чыгам болыннарга —
Икәү генә йөргән җирләргә.
Ул вакытлар калды, микәнни соң
Инде сагынып кына сөйләргә?!

Ул көннәр, ул көннәр
Йөрәктә, йөрәктә.
Яратып яшәве
Кыен да, рәхәт тә.

Җаннарыма шифа булыр төсле,
Чишмәләргә карап моңлансам.
Кавышуга булган өметләрем
Яңаралар сине уйласам.

Сагынып, зарыгып,
Уйланам, моңланам.
Кавышу көннәрен
Күзаллап юанам.

Ялгыз гына кичке болыннарда
Йөрмәс идем эчем пошмаса.
Йөрәгемдә янган утларымны
Җырлап басыйм әле ичмасам.

Уйлыймын мин сине
Көнен дә, төнен дә.
Иң якты йолдыз син
Күңелем түрендә.

Нәҗип Мадьяров.

 

МАДЬЯРОВ НӘҖИП

(1928–2002)

Шагыйрь Нәҗип Гәрәй улы Мадьяров 1928 елның 3 мартында Татарстан Республикасының хәзерге Әтнә  районы Кызыл Утар авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1943 елда Кызылъяр авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Н.Мадьяров үзенең хезмәт юлын башлый: әүвәл – гади колхозчы, аннан дүрт ел буе М.Җәлил исемендәге колхоз бухгалтериясендә хисапчы булып эшли. 1950–1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, туган колхозында бухгалтерлык эшен дәвам итә. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1956 елда ел ярымлык бухгалтер курсларын, ә тагын бер елдан Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. 1957 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, дүртенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1960 елдан 1963 елның августына кадәр ул вакыттагы Кызыл Юл районында чыккан «Кызыл юл» газетасында, аннан «Коммунизмга» исемле Арча район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли.

1962 елда, читтән торып укып университетны тәмамлаганнан соң, Н.Мадьяров берникадәр вакыт Кызылъяр җидееллык мәктәбендә укытучы, аннары, Татарстанның Лениногорск шәһәренә күчеп китеп, яңа ачылган телевидение студиясендә авыл хуҗалыгы тапшырулары корреспонденты була. 1965–1980 елларда ул Балтач район газетасы «Хезмәт» редакциясендә редактор урынбасары һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

1980 елдан башлап Нәҗип Мадьяров Чаллы шәһәрендә яши, андагы әдәби-мәдәни мохиттә кайнап, төбәктәге өметле каләм ияләрен барлауда һәм аларны үстерүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Нәҗип Мадьяровның исеме әдәбият мәйданында узган гасырның илленче еллары ахырларында күренә башлый. Беренче шигъри җыентыгы («Чык бөртекләре») 1960 елда басылып чыга. Шуннан соң аның тагын ике дистәдән артык шигъри китабы дөнья күрә. Аның «Син генә уйларымда» (1963), «Уҗымнар уянганда» (1964), «Йөз төрле уй» (1976), «Рәшәле офыкларым» (1979), «Чәчәкле тугай» (1987) кебек лирик шигырьләре тупланган җыентыкларында, юмор-сатира әсәрләрендә («Әптән Гәрәе мәзәкләре», «Көлке төенчеге», «Хикмәтле хәлләр», «Мәсәлләр» һ.б. җыентыклары) шагыйрьнең уй-фикерләре, тыйнак, ләкин эчке мәгънәгә бай самими хисләре чагылыш таба.

Н.Мадьяров балалар өчен дә күп яза. Төрле елларда Казанда һәм туксанынчы еллардан башлап Чаллы шәһәренең нәшриятларында дөнья күргән «Ялкын яллы кара айгыр», «Үрдәккә ни җитми?», «Ямьле кыш», «Утлы кыя», «Күбәләк», «Җәйге яңгыр», «Салават күпере», «Әби күзлеген эзли», «Кызыклы шигырьләр», «Без ничәү?», «Әкәмәт» китаплары шулар җөмләсеннән.

Әдәби иҗат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен ул 1991 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Нәҗип Мадьяров 2002 елның 15 апрелендә вафат була. Кабере – туган авылы Кызыл Утар зиратында.

Н.Мадьяров – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Чык бөртекләре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 58 б. – 9000 д.
Син генә уйларымда: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 44 б. – 6000 д.
Уҗымнар уянганда: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 32 б. – 6000 д.
Чәчәк күрдем: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 64 б. – 4000 д.
Җәйге яңгыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 63 б. – 4000 д.
Йөз төрле уй: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 67 б. – 2000 д.
Рәшәле офыкларым: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Рәхим. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 256 б. – 5000 д.
Көлке төенчеге: юмористик хикәяләр, мәзәкләр, фельетоннар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 96 б. – 15000 д.
Чәчәкле тугай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 55 б. – 6900 д.
Салават күпере: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 128 б. – 10000 д.
Кызыклы шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 48 б. – 2500 д.
Әби күзлеген эзли: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1997. – 16 б. – 5000 д.
Әкәмәт: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 112 б. – 3000 д.

http://atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*