tatruen
Баш бит / Яңалыклар / СССР һәм Россиянең атказанган тренеры Шамил Тарпищевка 70 яшь
СССР һәм Россиянең атказанган тренеры Шамил Тарпищевка 70 яшь

СССР һәм Россиянең атказанган тренеры Шамил Тарпищевка 70 яшь

Бүген СССР (1985) һәм Россиянең (1981) атказанган тренеры, Россиянең теннис федерациясе президенты (2002 елдан) Шамил Тарпищевка 70 яшь.

Шамил Әнвәр улы Тарпищев 1948 елның 7 мартында Мәскәү шәһәрендә туа. «Самый долгий матч» дигән китабында үз нәселенен Мордовиядәге Татар Йенәсе авылыннан булуы хакында яза.  Шамил Тарпищевнын әтисе Әнвәр Билал улы гомере буе «Знамя труда» авиация заводында эшли, тырыш хезмәте өчен берничә орден-медаль (шул исәптән Ленин ордены) белән бүләкләнә. Әнисе Мәрьям Гали кызы дә озак еллар буе шул заводта хезмәт итә.

Шамиль Тарпищевның ирешкән уңышлары бихисап күп. Ул  Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы (1996 елдан), Россия Федерациясе президентының физкультура һәм спорт буенча киңәшчесе (1992-1994). Россия Федерациясенең физик культура һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе (1994-1996). Теннис буенча СССР (Россия) җыелма командасының баш тренеры (1974 елдан). «Шәрәфлек билгесе» ордены белән бүләкләнә (1994), Россиянең иң яхшы тренеры булып таныла (1996-2009)

Шамиль Тарпищев катнашлыгында 2009 елның октябрендә Казанда Теннис академиясе ачылды. Ул Шамил Тарпищев исемендәге Халыкара балалар теннис академиясенең филиалы булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*