tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стәрлетамакта фольклор көннәре узды
Стәрлетамакта фольклор көннәре узды

Стәрлетамакта фольклор көннәре узды

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә халык авыз иҗаты мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция һәм фольклор бәйрәме узды.

Илдус Фазлетдинов

Чара Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә 20 ноябрь көнне “Мәдәниятләр диалогында фольклор” исемле бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе белән ачылды. Анда Башкортстан дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университеты, Башкортстан Фәннәр академиясе, Казан, Чабаксар, Мари-Элдан килгән галимнәр катнашты. Конференциядә фольклорны өйрәнү һәм саклауның тиешле дәрәҗәдә булмавы билгеләнде, халык авыз иҗатын өйрәнүче белгечләр әзерләнмәү, фольклорның үсеш кичермәве ассызыкланды, күп кенә халык авыз иҗаты үрнәкләренең югалуынаборчылу белдерелде.

Стәрлетамак шәһәренең “Арман” балалар фольклор ансамбле

Фәнни-гамәли конференциядән соң фольклор этнографик фестивале үтте. Бу чара республикада беренче тапкыр оештырылды. Ул өч бүлектән торды. Беренче өлештә мастер-класслар күрсәтелде. Атап әйткәндә, төрле халык вәкилләре үзләренең кул эшләрен башкарды. Чувашлар милли баш киеме ясап күрсәтте. Алар беренче, татарлар икенче урынны алды. Өченче урынга тагын бер чуваш төркеме лаек булды.

Фестивальнең икенче өлешендә фольклор төркемнәре ярышты. Беренче урынны “Палла” чуваш төркеме, икенче урынны Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсе каршында эшләгән “Нәүруз” татар, өченче урынны Стәрлетамакның “Каляда” урыс төркеме яулады.

Этнографик фестивальнең өченче өлешендә халык бәйрәмнәре күрсәтелде. Анда урыс, башкорт, татар, чуваш, мордва, удмурт, мари төркемнәре чыгышлары булды. Беренче урынны чуваш, икенче урынны башкорт, өченче урынны урыс төркемнәре яулады.

Фольклор көннәре 21 ноябрьдә дәвам итте. Бу көнне республиканың чуваш авылларында халык авыз иҗаты бәйрәмнәре узды.

Әлеге чараларны Башкортстан дәүләт университеты Стәрлетамак бүлекчәсенең Татар-чуваш кафедрасы оештырды. Кафедра мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуровка мондый күркәм чаралар оештырганы өчен бәйрәмдә катнашкан барлык 21 фольклор төркемнәре исеменнән зур рәхмәт белдерелде.

Мөнир Вафин,
“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*