tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта “Татар кызы, Татар әнисе – ЯЗ-2019” бәйгесе оештырылды
Сургутта “Татар кызы, Татар әнисе – ЯЗ-2019” бәйгесе оештырылды

Сургутта “Татар кызы, Татар әнисе – ЯЗ-2019” бәйгесе оештырылды

10 март Сургут татар Якшәмбе мәктәбендә балалар һәм гаиләләр арасында “Татар КЫЗЫ, Татар ӘНИСЕ- 2019-ЯЗ” конкурсы булып узды. Әлеге проектның авторы Якшәмбе мәктәбе мөгаллимәсе Мөбәрәкшина Гөлсинә. Татарстанда үз гомерен балалар укытуга багышлаган бу ханым Сургутка килү белән татар телен саклап калу, аны үстерү эшенә җиң сызганып кереште. Барчабызга 8 март бүләге итеп әниләр һәм балалар катнашында, гаиләләр арасында Якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфетдинова кулы астында бергәләп конкурс оештырды.

Бу чарада татар теленә өйрәнүче балалар, әниләр чын татар кызларына-малайларына хас булган осталыкларын күрсәтеп көч сынаштылар. Бәйгенең төп үзенчәлеге балаларның, әниләрнең телгә, мәдәниятка, халкыбызның аш-суга булган кызыксынуын киңәйтүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән иде.Чын татар гаиләсе бар яктан да уңган, оста булырга тиеш. “Татар КЫЗЫ, Татар ӘНИСЕ – ЯЗ-2019” дигән исем астында үзләренең визит карточкаларын, җыр-биюгә, аш-суга, үзләренең мәктәптән тыш башка төр чараларда актив катнашуларын сөйләделәр. Үзләре белән таныштырганда бу конкурста балаларның башка төр осталыклары да ачылды. Мәсәлән, Нурисламов Сәлимнең мәчеткә йөреп гарәп телен өйрәнүе, озын-озын догалар укуы барыбызны шаккаттырды. Моннан тыш бит ул гимнастика, бассейн, работотехника түгәрәгенә дә йөри. Бу инде бала белән Дәү әнисе, Әлфия ханымның оныгына үз баласы кебек тәрбия бирүенең нәтиҗәсе. Әлфия ханым Сургутта зыялы ханымнарның берсе. Күчтәнәчкә пешергән вак бәлешенең тәме тел очында онытылмаслык булып калды. Әлфия апа оныгына татар теле өйрәтүнең хәйләсендә тапкан. -“Менә улым тиздән Казанга кайтабыз, анда гел татарча сөйләшәләр. Син тел белмәсәң безне анда кертмәячәкләр дидем”- ди.

Фәттәхова Альбина кызы Алия белән тел өйрәнер өчен Когалым шәһәреннән Сургутка күченгәннәр. -“Үзем татар телен начар беләм. Сургутларның татар милли мәдәни мөхтәрияты тел саклау, мәдәният өстендә актив эшчәнлеген күзәтеп барып, инанып, ике дә уйлап тормадык гаиләбез белән Сургутка күчтек. Мөхтәриятка чиксез зур рәхмәтлебез”- диде.

Ибрагимова Әминә кызы Гөлназ белән саннар аша да телне өйрәнеп була алганына ышындырды. Мәсәлән биш саны. –“Биш саны кулланылган халкыбызның нинди уеннарын, биюләрен, тәмле ашларын беләбез”-, ди. Балалар эзли, җавапны да таба. Барысы да татарныкы: бишле биюе, татарда да бишмармак ризыгының күчеп килүен ассызыкланды, биш бала һәм башкалар.

Гыйләҗева Гөлнара кызы Диләрә белән конкурска дип махсус икесенә дә алъяпкычларга кадәр чиккәннәр. –”Ә менә бәрәңге кыстыбыен безнең якта ялкаулар кыстыбые дип йөртәләр. Чын кыстыбый тары ярмасыннан (халыкта чеби боткасыннан дип йөртелә) була ул” – ди.

Кәримов Тимур әнкәсе Милия белән сүзлекләр төзү өстендә фәнни эш алып барулары турында сөйләде. Тимурның башка телләргә дә битараф булмавын инде күпләр белә. Шигырьләрне бик тиз отып ала.

Галләмова Алия белән Самира зур дулкынлану белән матур итеп чыгыш ясадылар. -“Без беренче тапкыр мондый конкурста катнашабыз. Бу бик кызыклы конкурс балалар өчен генә түгел, без әниләр өчендә. Мондый чаралар ешрак оештырылып торса икән. Ә конкурска без халкыбызның гөбәдиясен пешереп алып килдек” – диде. Яза китсәң кокурсантлар турында бик күп сөйләргә, бик күп язарга була. Конкурс хөкемдарларына да эш җиңелләрдән булмады. Татар милли-мәдәни мөхтәрияты әгъзалары Гөлчәчәк Фәтхулова, Дания Әфләтүнова, галим Рәфис Шәймәрданов, ”Ак калфак”татар хатын–кызлары берлеге әгъзасы Галия Хакимовалар бала күңелен төшермик, алга таба ышанычлы адымнарын кисмик дип конкурстан соң бик озак баш ваттылар.

Әйе, катнашучылар беренчегә бик күп түгел. Әмма атнасына бер генә тапкыр даими үткәрелеп торган дәресләрнең нинди зур әһәмияткә ия икәненең нәтиҗәсен күрдек. Теләк булганда, гаиләдә әти-әнинең балалар белән бергәлектә эш алып барганда, татарча аралашканда татар телен өйрәнеп, саклап калып була. Ә моның өчен дөрес алымнар кулланып, бер дәреслексез үз осталыгына таянып әйдәп баручылар Гүзәл Шәрәфетдинова, Мөбәрәкшина Гөлсинә апалар кебек оста мөгаллимәләр генә кирәк!
Әфәрин, кызлар!

Гөлчәчәк Фәтхулова,

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*