tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта яңа ел кичәсе
Сургутта яңа ел кичәсе

Сургутта яңа ел кичәсе

Яңа ел бәйрәмен ел саен зарыгып көтеп алабыз, нидер өмет итәбез, Кыш бабай белән Кар кызын дүрт күзләп көтеп алабыз. Әйе, чыршы тирәли әйләнеп, җырлап-биеп, уйнап-көлеп, шигырьләр сөйләү – бу бәйрәмнең күрке түгел мени? Ә бүләкләр, татлы кәнфитләрне эйтеп торасы да юк. Бар теләкләребезне тормышка ашыручы, рухландыручы, сихри көчкә ия булган бу бәйрәм hәркемнең күңелен күтәрә, дәртләндерә.

Сургут шәhәренең татар милли мөхтәрияте әти-әниләр, укытучылар белән берлектә балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрде. Ул “Светлячок” кафесының күркәм, бәйрәмчә бизәлгән залында сәгать ярым дәвам итте. Балалар Убырлы карчык, Кар бөртеге, Кар кызы белән туйганчы уйнап, җырлап, биеп күңел ачты. Тырыша-тырыша Кыш бабайга бер-бер артлы шигырьләр сөйләделәр. Ахырда, бүләкләр алып, күтәренке кәеф белән өйләргә таралдылар.

Нәни дусларыбыз – балаларыбызны шатландырып, күңел җылысы өләшкән бу чараның оештыручыларына зур рәхмәтемне белдерәм.

Велэра Кадырова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*