tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердлау өлкәсе Әрәкәй авылында балалар конкурсы үткәрелә
Свердлау өлкәсе Әрәкәй авылында балалар конкурсы үткәрелә

Свердлау өлкәсе Әрәкәй авылында балалар конкурсы үткәрелә

26 мартта Свердлай өлкәсе Түбән Сәрге районы Әрәкәй авылында балалар иҗатының “Салават күпере” төбәкара конкурсы үтәчәк. Әлеге бәйге Татарстан Республикасы һәм Свердлау өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә оештырыла.

Конкурста балаларның һәвәскәр төркемнәре катнаша ала, ягъни җыр-бию ансамбльләре, фольклор (этнографик) коллективлар, вокаль ансамбльләр, хорлар, хореографик коллективлар, инструменталь оркестрлар һәм ансамбльләр.

Иҗади төркемнәрнең чыгышлары алдан билгеләнгән номинациягә туры килергә һәм 10-15 минуттан артмаска тиеш. Коллективтагы катнашучылар саны чикләнмәгән.

Тулырак  мәгълүматны биредән карап була:

Положение САЛАВАТ КУПЕРЕ 2016

Фото: justmedia.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*