tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта 8 март уңаеннан «Чын хуҗабикә» бәйгесе игълан ителде
Ташкентта 8 март уңаеннан «Чын хуҗабикә» бәйгесе игълан ителде

Ташкентта 8 март уңаеннан «Чын хуҗабикә» бәйгесе игълан ителде

Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Чын хуҗабикә» дигән бәйге игълан иткән. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашуның шартлары түбәндәгечә: өегездә берәр татар халык ашы әзерләп, рецептның 1 фотосын, әзерләү процессыннан 4 фото һәм 1 финал фотосын @Tokpc_PR_bot электрон почтасына җибәрергә кирәк. Соңгы фотода (үзегез әзерләгән ризык белән төшкәнендә) милли киемнән булсагыз, тагын да яхшы, әмма мәҗбүри түгел.
«Безнең каналда (https://t.me/tokpc) бары тик финал фотосы гына чыгачак. Аның өчен теләгән һәркем тавыш бирә алачак», – дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.

«Миңа ошый» дигән иң күп билге туплаган кыз җиңүче дип игълан ителәчәк һәм махсус бүләккә (Ташкентның танылган фотографы Эрнест Куртвелиевтан татар стилендәге фотосессия) лаек булачак.

Бәйгегә 2019 елның 8 мартында 16.00 сәгатьтә нәтиҗә ясалачак.

https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*