enrutat
Баш бит / Татар атлары токымы кайчан булыр?
Татар атлары токымы кайчан булыр?

Татар атлары токымы кайчан булыр?

2017 елның 9 мартында VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының дискуссион мәйданчыклары эшләде.

Нәҗип Хазипов

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында Терлекчелек (терлекчелек, кошчылык) буенча кызыклы дискуссия оештырылды.

Дискуссион мәйданчыктагы сөйләшү атчылык һәм кошчылык юнәлеше буенча барды. Болардан тыш тагын берничә үзенчәлекле һәм кызыклы чыгышлар булды.

Татарстан Республикасында терлекчелек буенча 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хазипов чыгыш ясады. Чыгыш ясаучы кыскача нәтиҗәләр, нинди проблемалар бар һәм чишелеш юллары хакында сүз тотты. Шулай ук, Н.Хазипов үз чыгышында татар атлары токымы кайчан булыр икән дигән мәсьәләне күтәреп чыкты. Татар атлары токымын булдыру һәм үрчетү буенча эш алып барганлыгы турында да хәбәр итте.

Татар атлары токымын булдыру мәсьәләне хуплагандай, Казан дәүләт ветеринария медицинасы профессоры Равил Хәертдинов исә “Татар халкы – бөек халык, ләкин атлары юк”, — дип чыгышын башлады. Кыскача татар атларының үзенчәлеге, билгесе турында берникадәр мәгълүмат бирде.

Флүрә Абдуллина

Татар атларына кагылышлы мәсъәлә буенча атчылык белән шөгыльләнүче Фәрит Нәбиуллин да үз фикерен залда утыручыларга җиткерде.

Алда чыгыш ясаган галим фикере буенча татар атлары токымын булдыру өчен иң кимендә 40-50 ел вакыт кирәк булачак.

Атлардан кала кызыклы тема – кошчылык. Хәзер хуҗалыклар гадәти булган тавык, каз белән мәшәкатьләнми. Татар авылларының эшкуарлары  заманча эш  тотарга тырыша, ягъни акчалы да, файдалы да, гүзәл дә булырга тиеш.

Әлеге юнәлештә уңышлы гына эш алып баручы  “Татар страусы” фермерлык хуҗалыгы

Татар страуслары хуҗасы Габделәхмәт Котдусов

җитәкчесе Габделәхмәт Котдусовның чыгышы күпләргә кызык булгандыр. Габделәхмәт әфәнде страуслар белән шөгыльләнеп авыл туризмы дигән юнәлешне дә алга сөрә. Страуслар фермасы булган авылда узган елда гына 8 меңгә якын турист булган.

Әлки районыннан килгән Марат Гобәйдуллин перепеллар бизнесы хакында сүз тоты.

Фәрит Хәйретдинов җитәкләгән “Рамаеское” хуҗалыгы җитештергән татар хәләл  үрдәкләре Сахалиннан Калининградка кадәр сатыла икән.

Атчылык, кошчылык темаларынна тыш, дөрес туклану, хайваннарны дөрес ашату һ.б. төрле кызыклы чыгышлар да яңгырады.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*