tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары – интернетта
Татар авыллары – интернетта

Татар авыллары – интернетта

Соңгы ун-унбиш ел эчендә кешелек җәмгыяте мәгълүмати технологияләр өлкәсендә революцион үзгәрешләр белән характерлана. Интернет – барлык өлкәдәге диярлек мәгълүматның туплану урыны. Кешеләр биредә үзара аралаша, белем ала, уйный, күңел ача, ял итә, эшли… Үзара аралашуның иң популяр чараларыннан берсе – ул социаль челтәрләр. Бу өлкәдә дә ел саен үсеш-үзгәреш, динамика күзәтелә.

Баштарак аерым сайтларны социаль челтәрләр алмаштырды, алары камилләште, ВКонтакте, Одноклассники, Твиттер, Фейсбук, Инстаграм кебек яңадан-яңалары барлыкка килде, соңгы елларда мессенджерлар популярлашты. Кыскасы, бу өлкәдә көн саен яңалык барлыкка килә дип әйтсәк тә, дөреслеккә хилафлык китермәбез.

Социаль челтәр – исеменнән күренеп торганча, социаль элемтәләр, мөнәсәбәт кору, оештыру өчен булдырылган веб-сайт ул. Алар арасында әлегәчә иң популяры булып ВКонтакте челтәре тора. Һәрхәлдә, Русиядә тәгаен шулай. Шунысы да хак, әлеге челтәр бүгенге көндә барлык диярлек социаль төркемнәрне, җенес һәм профессияләрне «чолгап алган». Биредә үзеңнең элеккеге дусларыңны, танышларыңны табарга һәм барларга мөмкин. Фотография һәм видео, җыр һәм музыка табасың килсә дә, проблемалар юк. Аннан килеп, ВКонтакте һәм башка соцчелтәрләрдә теге яки бу хәбәргә, яңалык һәм фикергә үз мөнәсәбәтеңне белдерергә мөмкин. Соңгы фактор исә челтәрдә бер төрле кызыксынулары булган төрле яшьтәге, җенестәге кешеләрне берләштерергә мөмкинлек бирә.

Социаль челтәрләрне төрле максатларда кулланырга була. Күпләр, әлбәттә, акча эшләү хыялы белән яна. Берәр «бит» яки төркем ачып кеше җыям да, реклама бирүчеләрне табып, фәлән-фәлән мең сумнар акча эшләячәкмен дипшаша. Бу юлларның авторы исә соц.челтәр аша фәнни өйрәнүләр алып бару мөмкинлеге хакында уйланып, Вконтактеда «Татар авыллары – Татарские деревни» дип аталган төркемне ачып җибәрде. Әлеге башлангычның тарихы да кызыклы.

Күпләр социаль челтәрләрне үз иҗатларын пропагандалау өчен куллана. Аз-маз шигырь язучы булса, ул үз «җимеше»н аерым бер төркемгә, һичьюгы, үз «бит»енә куя. Ярый, куйды, ди. Аңа, әлбәттә, лайклар кирәк. Лайклар да куела башлады. Инде башка укучыларның да күңеленә тисә, алар бу шигырьне үзләренә «репост» ясыйлар, ягъни үз битләренә күчереп утырталар. Алардан башкалар. Шигырьнең авторын дан-шөһрәт көтәме? Бик сирәк очракларда – әйе, автор социаль челтәрдә популярлашып китәргә мөмкин. Ләкин… Еш кына шундый хәлләрне күзәтергә мөмкин. Кайбер кулланучылар әлеге шигырьне үз битенә «репост» ясау юлы белән түгел, ә «копировать» төймәсенә басып күчереп куя. Аннан башкалар, алардан күреп, калган аудитория… Ә авторы югала! Юк! Димәк, авторсыз әсәр нәрсәгә әверелә? Әлбәттә, халык авыз иҗаты әсәренә. Кызыкмы? Әлбәттә!

Шул ук хәлне мессенджерларда да күзәтергә мөмкин. Шул ук ватсаптан безгә көненә әллә ничә шигырь, җыр, видеолар килеп тора. Ләкин күп очракта аларның да авторлары юк! Быел авыл егетләре башкаруында яздырылган татарча аудионы дустыма җибәргән идем. Җавап итеп мондый хәбәр язды ул: «Сәер! Бу аудионы узган ел клубта без яздырган идек бит. Мин аны Казандагы авылдашка җибәрдем…» Әнә шулай бөтен заманча чараларда заманча фольклор әсәрләре белән очрашырга мөмкин. Һәм инде, әлбәттә, моны күренеш буларак фәнни яктан өйрәнү зарурияте дә туа (дөнья һәм урыс әдәбият белеме һәм фольклористикасында бу өлкәдә инде шактый уңышлар да бар).

Вконтактеда «Татар авыллары» төркеме 2017 елның февраль аенда эшли башлады. Төркемнең максат-бурычлары аның иң беренче хәбәрендә үк күрсәтелгән: «Максатыбыз – Татарстандагы һәм Русиядәге татар авыллары базасын булдыру, барлау һәм таныту! Татарстанда, Русиядә ничә татар авылы бар? Татар авылы бүген ни хәлдә? Киләчәге бармы? Авыл кешесенең хәле ничек? Төркем әнә шул сорауларга җавап эзләячәк».

Әйтергә кирәк, чагыштырмача тиз вакыт аралыгында әлеге төркем шактый популярлык казанды һәм бер ел эчендә бирегә өч меңнән артык кеше кушылды. Татар телендә алып барылган социаль төркемнәр өчен бу әйбәт күрсәткеч. Катнашучыларның абсолют күпчелеге туган авылларын сагынучылар, ягъни шәһәрдә яшәүчеләр. Яшь категориясен карасак та, биредә күпчелек 45 яшьтән узучылар (барлык катнашучыларның кырык биш проценты).

Төркемдә катнашучыларның географиясе дә кызыклы. Анда керүчеләр арасында күпчелек, әлбәттә, Русиядән. Икенче урында исә – Казакъстанда яшәүчеләр. Аннан соң – Төркия һәм… Украина. Статистикадан күренгәнчә, төркемгә Алмания, Финляндия, Польша, АКШта яшәүчеләр дә кушылган. Төркемдә катнашу, яңалыклар белән танышу, фото-, видеолар карау өчен сиксән процент кулланучы мобиль телефоннарга мөрәҗәгать итә. Һәм бары тик егерме проценты гына компьютердан керә. Бу исә тагын бер тапкыр заманның никадәр тиз ритмда үсеш-үзгәреш кичерүе, заманча технологияләр кулланучыларның инде «компьютеризация» түгел, бәлки «смартфонизация» кичерүен дәлилли.

Төркемне ачкач та, мин «Авылыгызның Вконтактедагы төркемен атагыз» дигән хәбәр ясадым. Әлегә төрле авылларга багышланган утызлап төркем барлыгы ачыкланды. Әлбәттә, чынбарлыкта андый төркемнәр бик күп. Ләкин барысын да актив дип әйтеп булмый. Кемнәрдер ясыйлар да, бераз алып баралар һәм оныталар. Ә «Татар авыллары»нда күрсәтелгән төркемнәр бик актив. Аларның күпчелеге «ябык» формада, ягъни аларга бары тик «гариза» биргәннән соң гына кушылырга мөмкин. Андыйларга нәкъ менә шул авыллардан чыккан кешеләр кушыла дип әйтергә тулы нигез бар.

«Ачык» формадагыларын анализлау да кызыклы. Кайбер нәтиҗәләр белән уртаклашасы килә. Бик актив авыл төркемнәренә шуннан чыккан кешеләр дә, авыл халкы үзе дә кушылган. Беренчеләре, авылларын сагынып, шигырьләр-җырлар куя, элеккеге еллардан, кунакка кайтып төшергән фотосурәтләрен урнаштыра. Шул авылда яшәүчеләр исә авыл яңалыклары белән уртаклашып бара, барлык чаралардан фотолар, видеолар куя. Әлбәттә, шәһәрнекеләр аларга комментарийлар яза, туган авылы белән элемтәсен ВКонтакте аша булса да өзмәскә тырыша. Күп кенә авылларның төркемнәрендә яшьләрнең булуы сөендерә. Бигрәк тә шушы авылда туып-үскән шәһәр кешеләренең балалары булу игътибарга лаек. Алар авылларга әби-бабалары янына хәтта әти-әниләренә караганда да күбрәк кайта кебек: җәйге, көзге, кышкы, язгы каникулларын шунда уздыра, бәйрәмнәрдә дә шунда. Алар инде фотосурәтләрне дә күбрәк куя, видеоларны да ешрак урнаштыра. Ягъни соцчелтәр теге яки бу нәселнең авыл белән мөнәсәбәтен өзмәүче бер чара да икән әле.

Әйткәнемчә, төркем теге яки бу авылларны тел, фольклор, тарих күзлегеннән тикшерү ягыннан да кызыклы. Әйтик, төркемдә берәр авылдашларының вафат булуы турында яңалык куялар. Мин тикшергән күпчелек төркемнәрдә шушы хәбәр «астында» бәетләр басыла. Һәрбер авылның бер-ике бәет чыгаручысы бар. Кагыйдә буларак, аның берсе авылда яши, икенчесе шәһәрдә. Яки берәр парның кавышуы турында хәбәр куела. Шуннан китә тәбрикләүләр. Котлаулар арасында еш кына гаять үзенчәлеклеләре дә очрый. Тел нисбәтеннән дә төркемнәрне анализлау кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Биредә Шыгырдан халкына гына хас «ц»ыкылдауны да, Минзәләгә хас «бодау»ларны да, кукмаралыларга хас «апаем»нарны да, Мөслим-Азнакай якларындагы «бәй»ләрне очратырга мөмкин. Аңлашылганча, шул ук бәет-мәрсияләрдә, котлау-мәдхияләрдә бу ачык чагылышы таба.

Үзем карап чыккан төркемнәрдәр иң активлары дип Аксубай районының Яңа Дума, Татар Майнасы, Актаныш районының Әтәс һәм Апач авылларының берләштергән төркемнәрен, Кама Тамагы Олы Кариле, Балтач районы Көшкәтбаш кебек авылларны билгеләргә мөмкин. Алар көн саен яңартыла, яңа хәбәрләр белән куандыра, яңалык һәм вакыйгалар белән уртаклаша. Башкортстанның Стәрлебаш авылы төркемендә сигез меңгә якын кулланучы теркәлгән. Шул сәбәпле, хәзер төркем реклама бирү, ягъни аны оештыручылар акча эшләү мөмкинлеге дә алган. Оренбург өлкәсе Абдул районы Тирес-Усман авылы да шактый активлык күрсәтә. Тагын бер кызыклы фактны искәртәсемкилә. Авыл төркемнәре шушы төбәк халкын берләштерүче бер чара да. Теге яки бу бәйрәм, концерт, Сабан туйларына чакырулар – гадәти күренеш.

Төркемдә теге яки бу авылга багышланган шигырьләр һәм җырлар базасы булдырылды. «Татар авыллары»да теге яки бу бу авылга багышланган утыздан артык җыр тәкъдим ителә (шунысын искәртү кирәк: әлеге җырларны төркем хуҗасы түгел, ә анда катнашучы һәркем урнаштыра): «Үзием – үз илем», «Түбән Майна», «Балтачым», «Сагындым сине, Питрәч», «Шушма буе», «Эх, Кукмара», «Наласа авылы көе», «Авылым Тигәнәлем», «Туган авылым Яуширмә», «Чынлы суы», «Саумы, Мәмдәлем»… Конкрет атамалы җырлар белән берлектә, гомумән, авылга багышланган җырлар да туплана: «Авылым каеннары», «Кил каршыма, туган авылым», «Авыл киче», «Авыл малайлары», «Авыл көе»… Шунысына да игътибар итәргә кирәк: интернетта конкрет атамасы, конкрет автор яки башкаручысы булган җырлар вакыт узу белән исемен дә «алмаштыра», автор-башкаручысы да күрсәтелми башлый, күп очракта ВКонтактеда утыручыларның үзләре башкаруында тәкъдим ителә башлый. Буыннан-буынга, бер кулланучыдан икенчесенә тапшырыла-тапшырыла, ул инде акрынлап халык авыз иҗаты әсәренә дә әверелергә мөмкин.

Төп казанышларның берсе дип «Татар авыллары» төркемендә авыллар тарихына багышланган бүлекне билгеләргә мөмкин. Биредә татар авыллары тарихы, бүгенгесе, риваять һәм легендалары, күренекле кешеләре турында мәгълүматлар туплана. «Авылым тарихы» дип аталган сәхифә үзенә күрә татар авылларына багышланган энциклопедик белешмәне хәтерләтә.

Бу юлларны язганда биредә утыз бер авылның тарихы һәм бүгенгесе яктыртылган иде. Шулар арасында теге яки бу дәрәҗәдә фәнни язмаларны хәтерләткәннәре дә бар. Әйтик, Үчкә (Түбән Кама), Габдрахман (Әлмәт), Иске Рәҗәп (Спас), Шура (Арча), Татар Суыксуы (Актаныш), Өркеш (Кукмара) авыл җирлегенә караган авыллар турындагы материалларны аерып атарга була. Ә Аксубай районының Яңа Дума авылы тарихын тәкъдим итү шушы төбәктән чыккан Нәҗип Думави нәселе белән параллель тикшерелә. Язмаларда риваять һәм легендаларга зур урын бирелә. Авыл, хәтта район исемнәренең килеп чыгышы (аерым берәүләрдә элеккеге һәм соңрак кушылган исемнәр дә тикшерелә, әйтик, Спас районының Иске Рәҗәп авылы берара Старый Баран дип аталып йөртелгән һәм легендаларга бәйләп аңлатылган) турында мәгълүматлар бирелә, шушы төбәк белән бәйле топонимик атамаларга аңлатматалар китерелә. Әлбәттә, биредә төрле язма хезмәтләргә таянып язылган материаллар да, авыл картлары, буыннан-буынга күчеп килгән мәгълүматларга таянып язылганнары да бар. Безгә калса, соңгысы кыйммәтлерәк тә…

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белән берлектә әзерләнде

Радик Сабиров

idel-tat.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*