enrutat
Баш бит / Татар блогерларын чәчеп үстерергә орлыкны кайдан табасы?
Татар блогерларын чәчеп үстерергә орлыкны кайдан табасы?

Татар блогерларын чәчеп үстерергә орлыкны кайдан табасы?

Күптән түгел “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында  татар блоггингының интернетта тоткан урыны һәм үсеш перспективалары хакында кызыклы сөйләшү булды.

Бу темага багышланган матбугат конференциясен журналист Рәмис Латыпов алып барды. Сөйләшүдә  “Tatar Malay” проекты авторы Ринат Галиәхмәтов, «Че гуглит татар кызы?» проекты авторы Динара Зиннәтова, “Кызык Мызык” проекты авторы Илназ Габидуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” интернет студиясе баш мөхәррире  Римзил Вәлиев катнаштылар.

«Соңгы 5-10 ел эчендә блогерлар күпкә артты. Бик танылмаган булса да, алар үз эшләрен алып баралар”, – диде “Татар малай” аккаунты авторы Ринат Галиәхмәтов. – Без аларны беләбез. Блогерлыктан башка да төркемнәребез бар. Алар белән шунда аралашып торабыз. Шулай итеп аларга ярдәм итәргә, үстерергә, булышырга тырышабыз. Бүген аларның 5 мең язылучылары булса да, тырышалар. Әмма вакыты җиткәч, алар, барыбер танылачак. Саннар белән әйтсәк, блогерлар хәзер 10-20, бәлки 30 тапкырга күбрәктер.

Популяр татар блогеры, “Кызык-мызык” проекты авторы Илназ Габидуллинның “ВКонтакте” социаль челтәрендә – 174 мең, “Инстаграм”да 106 мең язылучысы бар.

“Иң беренче чиратта без блогерлыкны башлап җибәргәндә, кечкенә генә масштабларны үз астыбызга калырга дигән максат бар иде. Минем максат башта үземнең авылдашларны берләштерү булды. Блог алып бара башлагач, иң элек авылдашлар берләште, аннан соң Кукмара районы, аннары Татарстан кушылды. Хәзер инде шушы проект астына бөтендөнья татарлары берләште дип горурланып әйтә алам. Кая гына барсаң да, чит төбәкләргә чыксаң да, таныйлар. Чит төбәктән язучы татарлар бик күп, алар безне карып бараалар, язалар. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар, кызганычка, татар телен камил белми. Шул сәбәпле, мин үземнең постларны матур әдәби телдә язам икән, сораулар бирә башлыйлар. Аларны кире каккан юк, аңлатып торам”, – диде Илназ Габидуллин.

“Татар блогерларының киләчәге бармы” темасына узган матбугат конференциясендә яшь блогерлар белән бергә, Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” интернет студиясе баш мөхәррире  Римзил Вәлиев ирекле журналист сыйфатынла катнашты.

Матбугатта  татар блогерлары җитди темаларга язмауларының сәбәпләрен төрлечә аңлаталар. Чыннан да татар блогерлары иҗтимагый яңгырашлы актуаль мәсьәләләргә сирәк кагылалар. Бәлки сәясәткә кагылу куркыныч яки тыеладыр?

Журналист Римзил Вәлиев шул фикерләргә җавап итеп, яшьләргә киңәшләрен әйтте. “Мин дә сәясәтне яратмыйм”, – диде ул  “Татар малай” Ринат Галиәхмәтовка җавап итеп. – Әмма ул — иң көчле һәм иң кызыклы мәгълүмат товары. “Эхо Москвы” радиосы көне-төне сәясәт турында сөйли, җыр куймый һәм шуның белән яхшы гына акча да эшли. Аның тәэсир көче зур. Дөреслекне, фактларны әйтү һәм аны ипләп, беркемне рәнҗетмичә һәм милләтара социаль төркемнәрдә дошманлыкны уятмыйча дөреслекне әйтә белү кирәк. Профессиональ журналистлар һәм хөкүмәт матбагалары булдыра алмый икән, димәк, безгә, дәүләт басмаларыннан калышмыйча, арттырып, үз ирегебез белән дөреслекне әйтергә тырышырга кирәк”, – диде Римзил Вәлиев.

«Блогерлыкның милләте юк дип саныйм. Кеше оригиналь фикере яки фактлары белән аерылып тормый икән, ул аның теләсә нинди милләт өчен файдасыз икәнен күрсәтә. Блогерлар бит хәзер рәсем куя да, видео элә. Кайда монда милләт?» — ди ул.

«Бездә ике блогер бар. Нияз Әхсәнов һәм Нияз Латыйпов. Аларны да татар блогерлары дип әйтә алмыйм. Шул ук вакытта татар блогерлары кешедән ким түгел. Социаль челтәрләрдә шартлатып әйтә торган егет-кызлар да бар. Әмма аларны да блогер дип әйтеп булмый. Чөнки алар зәһәр, усал булса да, иҗтимагый күренешләргә фикер белдерә алмыйлар. Яшь блогерларга сүзем шул: татар рухлы  көчле рәсем яки видео куегыз. Әгәр дә сез биргән мәгълүмат чыннан да көчле икән, аны башка милләт вәкилләре дә карый, ул дөнья буйлап тарала», — диде Римзил Вәлиев.

«Бүгенге яшь иҗатчыларга төймәләрен ычкындырып, иркенрәк сулыш алырга кирәк. Теләсә нинди редактор җитәкчелек белән бәхәсләшеп, кирәкле мәгълүматны бастырырга тиеш. Үзем чыгарган тагын бер афоризмны кабатлыйм: һәр редактор иртәгә үзенең эштән китәчәгенә әзер булырга тиеш. Бары шул мөхәррир генә яхшы эшли һәм сыйфатлы матбага чыгара ала», — диде ул.

Блогерларга фикер алышу мәйданчыгы кирәк. Хәзергә интернетта да, тормышта да кара-каршы утырып  фикер алышу, аралашу җитми. Җәмәгать эшлеклеклеләре белән блогерлар бергә туплана алган  һәм социаль челтәрләрдә  ярышып фикер алышкан  очракта гына татар иҗтимагый фикере төрле төбәкләрәг үтеп керә алачак. Журналистлар һәм блогерлар  әңгәмәсендә шундый нәтиҗә ясалды. «Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылды.

Чулпан Шакирова, Вәли Дүсәнле.

http://tatar-congress.org  порталы төрле төбәкләрдә яшәүче татар блогерларының һәм ирекле журналистларның милли темаларга багышланган иң актуаль язмаларын gulnaz989@mail.ru   электрон адресына җибәрергә тәкъдим итә. Үзегез яшәгән төбәктәге милли оешмаларның тормышы һәм проблемалары  турындагы блогларның авторлары Казанда үтүче милли форумнарга чакырылачак. 

Блогларны җибәрү өчен e mail      gulnaz989@mail.ru

Блогерлар белән журналистлар очрашуының 1 сәгатьлек  видеоязмасын монда карарга мөмкин.                        http://www.tatar-inform.tatar/video/1186/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*