enrutat
Баш бит / Татар халкы үсеше стратегиясендә башка милләтләрнең дә мәнфәгатьләре истә тотылачак
Татар халкы үсеше стратегиясендә башка милләтләрнең дә мәнфәгатьләре истә тотылачак

Татар халкы үсеше стратегиясендә башка милләтләрнең дә мәнфәгатьләре истә тотылачак

Бүген Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортында Татар халкы үсеше стратегиясенә багышланганган киңәшмә үтте. Киңәшмәдә стратегик документны эзерләүче эшче төркем һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре катнашты. Чираттагы утырышның нәкъ менә әлеге бинада узуы очраклы түгел, татар халкы үсешенә багышланган документны әзерләгәндә Татарстанда яшәүче барлык халыкларның да фикер һәм тәкъдимнәре исәпкә алыначак.

Татарстан Республикасының вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев: “Милләт үсеше юнәлешләрен билгеләгән документны кабул итү ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан башкарыла торган мөһим чараларның берсе булачак”, — дип утырыш эшен башлап җибәрде. Аның фикеренчә, стратегик документ Татарстанда яшәүче халыкларны берләштереп, дуслыкта яшәү өчен хезмәт итә торган документ булырга тиеш. Документны язу эшендә стратегия кабул иткән башка милләтләрнең дә тәҗрибәсе кызыклы, татар халкы стратегиясен кабул иткәндә күрше булып яшәгән халыкларның да теләк, тәкъдимнәре исәпкә алыначак.

Эшче төркем утырышында катнашкан Татарстан Республикасының Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов стратегик документны Конституция белән тиңләде. «Стратегик документны әзерләгәндә Дуслык Йорты алып барган нигезләрне кулланып эшләргә тәкъдим итәм. Татар халкы үсешен күрсәтә торган документны үзара хәбәрләшеп, төрле төркемнәрдә тупланган мәгълүматларга таянып язырга кирәк», дип фикерләре белән уртаклашты.

Ирек Шәрипов милләтне үстерү максатында 100 процент нәтиҗә бирә алырдай төрек яки яһүд мәктәпләре мисалларында милли мәгариф учакларының челтәрен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук милли ансамбльләрне арттыруның да әһәмияте зур булачагын ассызыклап узды. Шулай ук утырышта Әзербайҗан республикасы мисалында  диаспоралар эше буенча комитет булдыру тәкъдиме дә яңгырады. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лилия Сидорова стратегик документны әзерләгәндә иң мөһиме — милли аң тәрбияләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирү кирәклеген искәртте.

Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе җитәкчесе Римзил Вәлиев утырышта стратегик документның үзе күзаллаган макетын тәкъдим итте. Аның фикеренчә, татар халкы үсеше юнәлешен билгеләгән документ берничә төп юнәлешләрне билгеләгән нигезләрдән торырга тиеш. Максат, бурычлар, аларга ирешү юллары, бердәмләшү аспектлары, тарихи үзаң, татар оешмалары эшчәнлеге кебек юнәлешләрне үз эченә алган нигезләр слайд буларак тәкъдим ителде.

Татарстанда башка милләтләр милләт буларак яшәү һәм үсү өчен барлык шартлар да бар, моның өчен татарларга рәхмәт белдерәм, дип сүзен башлады Татарстан халыклары Ассамблеясының грузин диаспорасы вәкиле Майя Хухунашвили. Әлеге сүзләрне ул 20 ел дәвамында Татарстанда көн күрүче 3 балалы грузин гаиләсе исеменнән җиткерде. Майя Хухунашвили билгеләвенчә, милләтне саклап калу өчен эшне гаиләләр белән эшләүдән башларга кирәк. Ата-аналарның милли үзаңыннан күп нәрсә тора, дип саный ул. Татар халкы үсеше стратегиясен язганда Казан якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили татар халкына бердәмләшеп уртак нәтиҗәгә килергә киңәш итте.

Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов фикеренчә, дөньякүләм мәйданда таныла алырдай әдипләр, сәнгать әһелләренең хезмәтләре тар даирә өчен генә хезмәт итә. “Ни кызганыч, бүгенге көн татар халкына тар фикерләү хас. Татар әдәбиятының башка телләргә тәрҗемәләре булмау милләтне артка өстерәүче күрсәткечләрнең берсе. Данлыклы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең дә кыйммәте, мәгънәсе калмады. Милли мәдәниятне дөньякүләм масштабларда күрсәтергә кирәк. Стратегияне язганда моны да истә тоту мөһим”, — дип саный Нияз Игъламов. Әлеге өлкәдә дәүләтнең үз сәясәте булырга тиеш. Безнең бүгенге көндә алып барган тар эшчәнлек глобаль дөньяда нәтиҗәсез, дип саный ул. Шәхес булганда гына, милләт булачак, үсәчәк, дип чыгышын тәмамлады театр тәнкыйтьчесе.

Утырышта яңгыраган фикерләргә караганда, бүгенге көндә татар халкының үз тарихын, үткәнен белмәү милли үзаң юклыкка китерә. Милләтне алга җибәрү өчен милләт тарихына нигезләнеп татарга горурлык хисен сеңдерү мөһим. Шулай ук этнореабилитацион программа булдыру, этнопсилогик хезмәтләр кирәклеге ассызыкланды,стратегик документка нигезләнеп, милләт өчен “юл картасы” эшләнергә тиешлеге тәкъдиме яңгырады.

 

Алена Низамова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*