enrutat
Баш бит / Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Теләчедән фикерләр
Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Теләчедән фикерләр

Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Теләчедән фикерләр

  1. “Татар тормышын заманча кору” дигән максатка ачыклык кертәсе иде. Заманчалаштырабыз дип, татар халкының үзенә генә хас булган, аны башка милләтләрдән аерып торган миллиген җуймабызмы? Моңа мисаллар җитәрлек: Сабантуйлар да заманча үтә, үзегез күреп торасыз, хәзерге Сабантуй татар халкының милли таҗы дәрәҗәсеннән төшеп калды. Авылдан яшьләр дә заманча яшибез дип, шәһәргә китә, бер-ике айдан ул инде татар булып кайтмый, вата-җимерә урыс сүзләре кушып сөйләшүче, тышкы кыяфәте белән генә түгел, фикерләү рәвеше дә үзгәргән маңкорт була. Бәлки татар телен шәһәр җирендә популярлаштыру өстендә эшләргәдер? Татар җырлары, театрлар заманча эшли дибез, алар бит татарлыктан качалар! Театр сәхнәсендә актрисаларны чишендереп, халык җырларын яңартып (бозып) кына татар халкын үстереп булмый! Татар телен киң катлау куллансын өчен, аны урамнарга чыгарырга кирәк! Милли үзаң үсу өчен татар татарлыгыннан оялудан туктарга тиеш. Без бит ТАТАРСТАНда яшибез! Яшьләргә татарча квест-уеннар, тарихи дәресләр кызыклы!
     
  2. Мине катнаш никахлар проблемасы борчый. Гадәттә, андый никахта татар милләте дәрәҗә буенча ни өчендер икенчел булып кала. Сүз дә юк, милләтләр арасында дуслык булырга тиеш, ләкин галә кору, балага исем кушу, дин мәсьәләләрендә түгел. Минем фикеремчә, татар халкы үсешендә, татар телен саклау һәм таратуда дин төп урынны алып торучы коралларның берсе. Ниндидер Марияга өйләнгән Хәмит баласына беркайчан да татар исеме бирә алмаячак, чөнки ул бала әнисе мөхитендә тәрбияләнәчәк. Нинди татар чыксын аннан? Менә шуннан бер татар нәселенә балта чабыла да инде. Саный китсәң, алар күпме?!
    Тәкъдимем: гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре (ЗАГС) базасында иҗтимагый милли оешмалар белән берлектә шушы мәсьәлә буенча клублар оештырырга. Өйләнергә (кияүгә чыгарга) җыенучылар шушы клубта оештырылучы дәресләрне үтүне шарт итеп куярга.
     
  3. Мине борчыган тагын бер мәсьәлә: рәсми җыелышларда татарларның урысча чыгыш ясавы. Залда бер урыс утыра, ул аңласын өчен аның телендә чыгыш ясарга кирәк. Җитәкче урында утыручы кеше татар була торып та, үз телендә сөйләмәгәч нинди үсеш стратегиясе булырга мөмкин?! Балык башыннан чери,ди.
    Тәкъдимем: татарларның чыгышы татарча булсын, урыс милләтеннән булган коллегалар өчен экранда урыс телле варианты күрсәтелеп барсын.
     
  4. Милли кадрлар әзерләү бүгенге көндә проблема. Телне халыкка җиткерүдә журналистлар күп эш башкара, ләкин бүгенге көндә бит татар журналистикасы факультеты юк! Димәк, татар яшьләре үз телләрендә төрле жанрларда язырга өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм! Нинди көчле педагоглар укыта иде бит анда! Бүгенге көндә татарны үстерү һәм таныту өчен Казан федераль университеты укытып чыгара торган берничә татар журналисты гына аз! Милли багланышлар институты журналист чыгара алмый! Балалар бакчасыннан ук татар балаларын татар рухында тәрбияләү өчен, анда эшләячәк кадрларны татар итеп укытырга кирәк!
     
  5. Мәгълүмати мохит. Бүгенге көндә татар телендә чыгучы ММЧлар бихисап күп. Сыйфат ягына игътибар итеп тормаучылары да җитәрлек. Татарның колагы гомер күрмәгән-ишетмәгән, аәлашылмый торган сүзләр кулланып язучылар да бар. Сезнең “Юлдаш” гәҗитен, аларның аш-суга багышланган кушымталарын укып караганыгыз бармы? Ул татар теле түгел! Укучы, ул гәҗитне укыганда татар сүзләрен аңлый алмый! Шуның аркасында алар күпме язылучыларын югалттылар. Ат җигүдә кулланылган дирбия әлеге гәҗиттә аш-су рецептында эчлек буларак бирелә! Башка сыймый торган хәл, нинди белгечләр ясый ул гәҗитләргә тәрҗемәне?
    Тәкъдимем: татар ММЧларында чыгучы материаларны дөрес татар телендә чыгару өчен өстәл китабы булдыру, аны редакция һәм нәшриятларга тарату. Татар үссен өчен, татар теле аңлаешлы һәм киң катлауга барып җитә торган (доступный) булырга тиеш.

Сезгә хөрмәт һәм рәхмәт белән,
Теләчедән Айгөл Имамиева,
32 яшь, “Олимп” яшьләр үзәге белгече.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*