tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар корылтаена – 25 ел. Искә алучы бармы?
Татар корылтаена – 25 ел. Искә алучы бармы?

Татар корылтаена – 25 ел. Искә алучы бармы?

17 февральдә Татар иҗтимагый үзәгенең оешуына 25 ел тулды. Дөресрәге, чирек гасыр элек аның беренче корылтае узды. Ул елларда да, соңыннан да республикада ТИҮдән башка бер генә мөһим мәсьәлә хәл ителмәде. Кирәк икән –яклады, кирәк икән –тәнкыйтьләде, милли хәрәкәтнең сүзе һәрвакыт үтемле булды. Кызганыч, әле генә ул берсенә кирәкмәгән килеш, сүзләре игътибарга лаек булмаган кешеләрнең җыены кебек кабул ителә.

25 ел элек булган вакыйгаларда катнашучылар, яңа буын вәкилләре, Татар иҗ­тимагый үзәгенең оешуы турында беркем искә тө­шермәде, конферен­ция­ләр дә, очрашулар да оештырылмады, дип әйтә. Бу – милли хәрәкәтнең торгынлык чорын кичерүе билгесе, дип атыйлар.

Фәрит СОЛТАНОВ, фәл­сәфә фәннәре докторы, ТИҮнең беренче корылтаен алып баручы:

– Барысы да кузгалган вакыт иде: Балтыйк илләрендә халык фронтлары оешты, Мәскәүдә дә инкыйлаб. Татарлар да бер көч булып оешты. Корылтайны Камал театрында уздырырга карар иттек, рөхсәт алу, делегатларны урнаштыру проблемасы булды. Ул вакытта акча белән Тәлгать хәзрәт Та­җетдин ярдәм итте.Делегатлар арасында эшчесе дә, завод директоры да, артисты да бар иде. Бер рәттә дин әһелләре утырганы хә­тер­­дә. Барыбызның да уртак максат – үз көнебезне үзебез күрә башлау, татар телле бакчалар, мәктәпләр булдыру, газета-журналлар чы­гару. Корылтай “Туган тел” җыры белән тәмамланды, күпләр елады. Аннары халык сүлпә­нәй­де. ТИҮ кешеләренә власть кирәк дигән сүз таралды, ләкин алай түгел бит. Халык та, җитәк­че­лек барысын да башкарып чы­гар, дип аларга ышанды, контроль булмады, аннары икътисадый кризис башланды. Бүген ТИҮнең казанышларын күрмәмешкә салышу бар. 25 ел элек республиканы оеш­тыру башлап йөргән кешеләр читкә этә­релә. Мөстәкыйль­лек турында Декларация, Конституция, Шарт­намә­ләрнең юбилейлары булды, ә ачлык тоткан Фәүзияләр исән килеш тә президиумнарда күренми. Бу очракта киң күңелле булырга кирәк.

Римзил Вәли, җәмә­гать эшлеклесе, журналист:

– Беренче корылтай – коточкыч зур әһәмияткә ия булган вакыйга. Татар иҗ­тимагый үзәгенең беренче җыенына татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдән рәсми рәвештә вәкилләр килде. Бу – Казанда беренче тапкыр киң масштаблы татарча җые­­лыш иде. Корылтай ике көн барды, зал шыгрым тулы, эләгү авыр. Төп док­ладны мәрхүм Марат абый Мөлеков ясады. Хө­күмәткә конструктив тәкъ­димнәр әйтелде. Ул вакытта максат итеп куелган программа нигездә үтәлде. Хәзер иҗтимагый эшләрдә торгынлык. Бу вакыйганы киң итеп искә алмау – милләт фаҗигасе, монда хакимиятнең мөнәсәбәте дә чагыла. Ни өчен һаман да милли хәрәкәтнең музее юк, ни өчен ул вакыйгаларны чагылдырган китаплар бастырылмый, фоторәсемнәр бе­лән күргәзмәләр оештырылмый? Бер-беребезне сүгүдән ары китү юк…

Айрат Фәйзрах­ма­нов, тарих фәннәре кандидаты:

– Борис Ельцин: “Күпме телисез, шулкадәр суверенитетны алыгыз”,– дигәч, Татарстан үзенең мөстәкыйль­леге турында Декларациясен кабул итте, дигән фикер яши. Ельцин киң күңелле булмаса, татарлар аяк терәп, үз хокукларын яклап сүз әйтмәсләр иде, ди­гәнне ишетергә туры килә. ТИҮнең 25 ел элек узган Корылтае моның киресен исбат итә. Бары тик татар җәмәгать­челеге Татарстанга союздаш республика статусын үзе таләп итте. Бу – милләт те­ләге.

Бүген ТИҮ хөкүмәт белән диалог алып бара алмый. Аның составы да үзгәрде. Элек, мисал өчен, анда профессор, укытучылар күп булган, гел каршылык пикетлары да оештырылуы күңелне кайтара. Ләкин ТИҮ бервакытта да рәсми чыгышларында “Татарстан бары тик татарларга гына” дип әйтмәде һәм ул үзенең принципиальлеген югалтмады.

“Ватаным Татарстан”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*