tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Каргалы авылы янында күпер ачылды
Татар Каргалы авылы янында күпер ачылды

Татар Каргалы авылы янында күпер ачылды

Татар Каргалы авылы аша узган Оренбур – Казан федераль автомобиль юнәлеше хәрәкәт өчен ачык. Яңа күпер җыр – биюләр, икмәк һәм чәкчәк белән ачылды.

534 миллионга баскан объект төзелеше өлкә бюджетыннан финансланды. Төзелешкә 1, 5 ел сарыф ителде. Әлеге мәйданда 100 ләгән кеше даими эшләде. Барысы да сыйфат белән башкарыла – бу төзүчеләрнең гаранты.

Яңа күпер елга агымыннан бераз читтәрәк төзелде. Сакмар елгасының уң һәм сул ярын берләштерүче күпернең озынлыгы 320 м, киңлеге 7 метрдан 11, 5 артты, ике яктан 1,5 м җәяүлеләр юлы, яңа асфальт. Йөк күтәрүчәнлеге – 100 тонна. Күпер өч өлештән тора, корылма конструкциясе тимердән.

Тарихка кайтсак,иң элек бу урында агач күпер була, моңа кадәр булганына да 55 ел узган.

Оренбур өлкәсендә мондый төзелешләрнең саны артачак. Күперләр булдыру – өлкәдә юл төзү программасы юнәлешенең берсе.“Бу дистә елларга мөһим вакыйга, моны булдырган өчен 56-нчы санлы Мостотрядка рәхмәтләребезне җиткерәбез. Татар Каргалы халкы бу вакыйганы күптәннән инде көтте. Бүген беренче автомобильләр Сакмар аша яңа ышанычлы күпердән узачак. Оренбур төбәгендә булган барлык күперләрне дә контрольга алдык. Чираттагы күперләрнең төзү – төзекләндерү эшләре – яңа ел алдына кадәр ук билгеле булачак”, диде Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг.

Күперне беренче сынаучылар – балалар булды. Алар “Дети” дип язылган автобуста чыктылар.

Формаль рәвештә төзелеш әле төгәлләнмәгән. План буенча, 2015 елның март аена кадәр калган эшләрне дә тәмамлаячаклар – ул дамбаларны көчәйтү, мәйданны чистарту – төзекләндерү һәм калган техниканы чыгару.

Оренбург өлкәсеннән Фирүзә Әбсәләмова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*