tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Каргалысы фермерлары зыян күрде
Татар Каргалысы фермерлары зыян күрде

Татар Каргалысы фермерлары зыян күрде

Соңгы вакытларда табигать Оренбур өлкәсендә яшәүчеләргә дә яңадан-яңа проблемалар өсти тора. Сакмар районында көчле яуган боз чәчүлекләрне харап итте. Стихия, күп дистәләрчә гектарга сузылган көнбагыш һәм башка культуралардан бер киң юл булып узды.

Табигать җиңә алмаслык проблемалар китереп чыгарды. Хәзер инде бу басуларда бодай да, арыш та, көнбагыш та уңыш бирмәячәк.

60 гектар көнбагыш ит үткәргече аша чыгарган кебек. Чәчүлекләрнең хуҗасы, яшь фермер Вадим Мөлеков, югалтуларны исәпкә алып, үзен чак кулда тота. Бытбылдык йомыркасы зурлыгындагы боз бөтенесен юкка чыгарган.

Күршеләре дә зыян күрүчеләр арасында. Гарасат чәчүлекләрнең бер генә башагын да кызганмады. Ә бит яңа эш башлаучы фермер Венера Утлик та, бу уңышка зур өметләр баглаган. Хәзер инде эре мөгезле маллары да азыксыз кала.

«Бездә ит терлегенең баш саны да, чәчүлекләр дә бар. Көнбагыш та, арпа да юкка чыкты, берни дә калмады», – дип сөйләде Венера Утлик.

Сакмар районының тагын 5 фермеры зыян күргән. Гомумән алганда, боз якынча 1000 гектардагы төрле культураларны юкка чыгарган. Бу иминиятләштерелгән (страховкаланган) культуралар түгел .

Бүген фермерлар читтән ярдәмгә өметләнә. Ярдәм сорап, район хакимиятенә мөрәҗәгать иткәннәр инде. Анда, үз чиратында, чәчүлекләрнең һәлак булуын теркәү өчен, махсус документлар әзерлиләр.

«Актлар язып, барлык фотоларны куеп, безнең министрлыкка җибәрәчәкбез», – дип җавап кайтарды Сакмар районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Владимир Стрелец.

Фермерлар ярдәм сорап авылдашларына гына түгел, профильле министрлыкка да мөрәҗәгать итәргә ниятли. Чөнки һәлак булган чәчүлекләр урынында көзге арыш яки бодай утыртырга вакыт бар әле.

Нәрсә эшләргә була: уҗым культураларын эшкәртү, чәчү өчен әзерләргә. Орлыкны бурычка сорарга… Зыян күрүчеләргә вариантлар тәкъдим итәләр. Ләкин, җирне сөрү, чәчү – тагын зур чыгымнар таләп итә.

Фирүзә Әбсәламова

Оренбург өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*