tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы Мәхмүт Рафиковның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Татар конгрессы Мәхмүт Рафиковның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар конгрессы Мәхмүт Рафиковның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

4 октябрь көнне 95нче яшендә данлыклы кинооператор Мәхмүт Рафиков вафат булды. Танылган оператор 1924 елда Уфа шәһәрендә туа. Мәхмүт Рафиков 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагаринны видеотасмага  төшергән беренче оператор. Шулай ук ул  Юрий Гагаринны гына түгел, аннан соң галәмне әйләнеп кайткан 12 космонавтны да, айга, Марска, Венерага җибәрелгән галәм станцияләрен дә төшергән кеше.

1992 елда Мәхмүт Рафиковка “Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән исем бирелә. 2010 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов милләттәшебезне “Фидәкарь хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкли. 2011 елда космонавтиканың 50 еллыгында Мәхмүт Рафиковка Россия кинематогрифиясе Росссия космонавтикасына керткән өлеше өчен “Ника” бүләген тапшыра.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*