tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы” бәйгесенең сайлап алу турлары башлана
“Татар кызы” бәйгесенең сайлап алу турлары башлана

“Татар кызы” бәйгесенең сайлап алу турлары башлана

2017 елның 20-23 сентябрь көннәрендә “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесенең сайлап алу турлары узачак.

20 сентябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесенең Татарстан буенча финалын уздыра. Финалда Татарстанның зональ турларында җиңеп чыккан 11 татар кызы көч сынашачак. Җиңү яулаган кыз Уфада узачак Халыкара бәйгесенең финалында Татарстан данын яклаячак.

Финалда катнашучылар:

  1. Инзилә Шәрәфуллина, Апас муниципаль районы;
  2. Ләйсән Мусина, Теләче муниципаль районы;
  3. Миләүшә Зарипова, Лаеш муниципаль районы;
  4. Ильвена Кәримова, Балык Бистәсе муниципаль районы;
  5. Гөлназ Әндәрҗанова, Алабуга;
  6. Разилә Хәсәншина, Чистай муниципаль районы;
  7. Ләйсән Әхмәтҗанова, Зәй муниципаль районы;
  8. Гөлназ Хәмитова, Азнакай муниципаль районы;
  9. Лиана Антонова, Сарман муниципаль районы;
  10. Алия Фәйзуллина, Яр Чаллы;
  11. Гөлназ Гатина, Чирмешән муниципаль районы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*