tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы” исеменә Чирмешән кызы Гөлназ Гатина лаек булды
“Татар кызы” исеменә Чирмешән кызы Гөлназ Гатина лаек булды

“Татар кызы” исеменә Чирмешән кызы Гөлназ Гатина лаек булды

Кичә, 20 сентябрь көнне, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә халыкара “Татар кызы” бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау туры узды. Шушы матур бәйгедә Татарстанның төрле районнарыннан килгән 11 татар кызы көч сынашты. Аларны әйтеп китик: Инзилә Шәрәфуллина (Апас), Ләйсән Мусина (Теләче), Миләүшә Зарипова (Лаеш), Ильвена Кәримова (Балык Бистәсе), Гөлназ Әндәрҗанова (Алабуга), Разилә Хәсәншина (Чистай), Ләйсән Әхмәтҗанова (Зәй), Гөлназ Хәмитова (Азнакай), Лиана Антонова (Сарман), Алия Фәйзуллина (Яр Чаллы) һәм Гөлназ Гатина (Чирмешән). Үзенчәлекле, матур, акыллы, төрле сыйфатларга ия булган, талантлы һәм гүзәл 11 кыз, татар кызлары.

Кичәге бәйгедән бер гүзәлебез дә бүләксез китмәде. Истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләрне хөрмәтле жюри әгъзалары тапшырды. Алар: Сөнгатуллина Зилә Даян кызы — М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор; Идрисова Кадрия Рәес кызы — Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе; Фәтхуллин Рәшит Самат улы — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Профессиональ сәнгать һәм сәнгати мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары; Мөсәгыйтов Фәнис Наил улы – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры; Закирова Чулпан Ринат кызы — Татарстан Республикасының халык артисты, «KAZAN» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе; Закирова Ләйсән — «Зө-Ләй-Лә» триосы җырчысы; Яруллин Тәбрис Мөдәрис улы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Әлбәттә һәр катнашучы кызыбыз да бүләкләнде, ләкин “Татар Кызы”, татар гүзәле бер генә була бит ул. Быел  Татарстан гүзәле исеменә Чирмешән кызы Гөлназ Гатина лаек булды. Аңа Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Луиза Фәсхетдинова тарафыннан махсус ясалган, көмеш ука белән чигелгән калфак һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Октябрь аенда Гөлназ Гатина Татарстан данын Башкортстанның Уфа шәһәрендә узачак халыкара “Татар кызы-2017” гүзәллек бәйгесендә яклыячак.

Бәйге бар кешенең дә йөрәгенә җылы хис салды, чөнки әлеге матурлыкны, гүзәллекне һәм әзерлекне сүз белән әйтеп бетереп булмый. Бәйгене Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Гәрәев һәм К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Сәләхова алып барды. Җыелган тамашачылар алдында Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «KAZAN» бию ансамбле, “Казан егетләре” төркеме, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Асыльяр чыгыш ясадылар.

Динә Йосыпова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*