tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә 80 гариза тапшырылды
«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә 80 гариза тапшырылды

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә 80 гариза тапшырылды

Татар дөньясының тормышын, көнкүрешен иң яхшы яктыртучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең Оештыру комитеты беренче нәтиҗәләрен ясады.

Бүгенге көндө Оештыру комитетына 80 гариза тапшырылды һәм жюри тарафыннан карала башлады. Статистика:

Рәсәйнең 5 төбәгеннән – 17;

Татарстанның 10 районыннан һәм шәһәрләреннән – 66 (шул исәптән 40 гариза Казан шәһәреннән).

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:

  • “Милли яшәеш”;
  • “Туган як ядкарләре”
  • “Балачак мизгелләре”
  • “Нурлы Казан”
  •  “Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту”.

Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә 2 җиңүче билгеләнә. Җиңүчеләргә дипломнар һәм премияләр Казанда тантаналы рәвештә тапшырылачак.

Әйтергә кирәк, «Татар рухы һәм каләм» Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе бүгенге көндә татар җәмгыятен борчыган  мәсьәләләре ачык әйтеп калу өчен зур мөмкинчелек тудыра торган мәйдан.

Бәйгенең оештыручылары: “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*