enrutat
Баш бит / Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада Гран-при яулаган япон егете Чихиро Тагучи: “Татар теле белән миңа яңа дөнья ишекләре ачылды”
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада Гран-при яулаган япон егете Чихиро Тагучи: “Татар теле белән миңа яңа дөнья ишекләре ачылды”

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада Гран-при яулаган япон егете Чихиро Тагучи: “Татар теле белән миңа яңа дөнья ишекләре ачылды”

Быел Татар теле һәм татар әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиденче тапкыр үтте. Шунысы сөендерә: олимпиаданың географиясе дә, катнашучыларның саны да арта бара. Ә инде чит ил кешеләре татар телен өйрәнеп, Гран-прилар яулаганга без, татарлар, бик тә сокланабыз. Инде өченче япон кешесе Татарстанга килеп, олимпиадада югары дәрәҗәдәге урынга лаек булды. Сүзебез халыкара олимпиаданың Гран-при иясе Чихиро Тагучи турында. Япон кешесен татар теле кайсы ягы белән җәлеп иткән? Япон теле белән татар теле арасында нинди охшаш яклар бар? Героебыз белән шулар турында сөйләштек.

“Татар теленә Лондон татарлары белән аралаша-аралаша күнектем”

– Чихиро, син быел да олимпиадада катнашу бәхетенә ирештең, Гран-при яуладың. Олимпиада сиңа кайсы ягы белән ошады? Анда нинди биремнәр тәкъдим ителде?

– Быел да миңа Татар теле һәм татар әдәбияты буенча халыкара олимпиада ошады, әйтик, Австралиядән бу юлы өч кеше, Канада һәм Америкадан яңа катнашучылар булды. Олимпиада күп илләрдән килгән катнашучылары булганга күрә ошады.

Без ике театрга бардык, Бауман урамында да йөрдек. Татар ризыкларын да ашадык, бик тә ошаттым. Аеруча кыстыбыйны үз иттем. Аннан соң кыстыбургерны яраттым, мин аны заманча Америка мәдәнияте белән микс дип атар идем.

Биремнәрдә Татарстан тарихы турында сораулар бар иде. Шул биремнәр миңа авыррак бирелде. Әмма икенче яктан карасаң, яхшы ягы да бар. Чөнки Татарстан тарихы турында яхшырак белү өчен вакыт та булды.

Сөйләм өлешендә мин Лондон татарлары турында сөйләдем, чөнки быел Лондон вәкиле буларак катнаштым. Шуңа да татар теленә Лондон татарлары белән аралаша-аралаша күнектем. Гомумән, Лондон татарлары бик күп түгел. Казахстан, Финляндия һәм Үзбәкстан татарлары күпкә күренеклерәк санала. Лондонда татарлар күп түгел, якынча меңләп яши. Жюри әгъзалары да Лондон татарлары турында ишетеп, яңа мәгълүмат алып, шатланып калды дип ышанам.

“Лондон татарлары телне бик нык сакларга тырыша”

– Лондон татарлары кайсы яклары белән аерыла? Алар тел өчен нинди дә булса чаралар күрәме?

– Алар бик нык татар телен сакларга тырыша. “Татарча сөйләшү клубы”н оештырып, атна саен татар теле дәресләрен үткәрәләр. Бергә очрашып, фәкать татарча гына сөйләшәбез. Аның башлап җибәрүчесе һәм укытучысы – татар галиме Рөстәм Сүлти. Сер түгел, дәрестән тыш рус яисә инглиз теленә күчеп алгалыйлар, әмма дәрестә бары тик татарча гына аралашабыз, бу – төп таләп. Әгәр дә ялгыш кына рус яки инглиз сүзен кыстырсалар, “без монда татарча гына сөйләшәбез” дип әйтәбез.

Лондон татарлары татар телен саклауда бик актив эш алып бара, мин моңа бик шат. Япониядә яшәгәндә мондый активлык аз иде, анда татарлар бик аз. Без бер дәреслек буенча укыйбыз. Ул “Татар телем – туган телем” дип атала. Кайчакта без татарча җырлар да җырлыйбыз.

– Лондонда татар теле дәресләренә кайсы яшьтәге кешеләр килә?

– Бер бала бар, ләкин яшьләр юк. Күбрәк олы яшьтәге кешеләр йөри. Нигездә, күченеп киткән чит ил татарлары килә һәм үзлегеннән кызыксынган бер инглиз кешесе дә бар.

“Тел өйрәнгәндә талант кирәкми. Иң элек теләк һәм мотивация булырга тиеш”

– Үзең турында да сөйләп китсәң иде, кайсы җирдә туып үстең, кайда укыйсың?

– Мин Токиода туып үстем. Мин 100% япон. Әти-әнием дә японнар, алар татарча сөйләшмиләр. Хәзерге вакытта Бөекбританиядә дүртенче курста укыйм, лингвистика буенча белем алам.

Япониядә унике еллык мәктәп тәмамладым. Монда унбер генә еллык программа икәнен минем ишеткәнем бар. 18 яшь булганда университетка кердем.

– Россиядә мәктәпне тәмамлаганда бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыла. Ә сездә белем бирү системасы нинди?

– Бездә дә БДИга охшаш имтихан бар. Дәүләт университетына укырга керү өчен мәктәпне бетергәндә имтиханнар тапшырырга кирәк. Әмма шәхси университетка керү өчен мәктәптән соң имтиханнар юк, мин тапшырмадым. Университетка кергәндә исә югары уку йорты таләп иткән имтиханнарны бирәсе.

Университетны тәмамлаганнан соң эшне үзеңә эзлисе. Ләкин мин, Алла боерса, укуымны магистратурада һәм аспирантурада дәвам итәргә телим.

– Ничек уйлыйсың, телне өйрәнү өчен сәләт булырга тиешме? Яисә кызыксыну да җитәме? Һәм син үзең ничә тел беләсең?

– Әйе, бу дөньяда бик сәләтле кешеләр бар. Ләкин, минемчә, тел өйрәнгәндә талант кирәкми. Иң элек теләк һәм мотивация булырга тиеш.

Мин япон һәм инглиз телен беләм. Мин аларны табигый рәвештә кулланам. Татар телен дә беләм. Япония университетында укыганда рус телен дә өйрәндем, ләкин хәзерге вакытта мин татар телендә яхшырак сөйләшәм.

– Телне өйрәнгәндә хәтер нинди роль уйный?

– Әйе, ул бик тә кирәк. Бигрәк тә яңа сүзләр өйрәнгәндә таныш булмаган сүзләрне истә калдырырга кирәк. Тел өйрәнү шактый вакыт сорый.

“Алга таба татар телен өйрәнүне туктатырга җыенмыйм”

– Төрки телләр күп булса да, сине нәкъ менә татар теле җәлеп иткән. Ул тел сине кайсы ягы белән кызыктырды?

– Элек мин бераз төрек телен дә өйрәндем. Әмма ничектер миңа татар теле күбрәк ошады. Төгәл сәбәбен үзем дә белмим. Минем хәзер бик күп татар дусларым бар, алар белән татарча аралашам. Шуңа күрә татар телен алга таба өйрәнүне туктатырга җыенмыйм. Күбрәк беләсем килә.

– Синеңчә, татар теленең нинди кызыклы, үзенчәлекле яклары бар?

– Татар телендә төрки һәм гарәп-фарсы сүзләре күп. Рус теленнән кергәннәре дә шактый. Татар теле дөньясында төрле-төрле үзенчәлекләр бихисап. Япон телендә дә бик күп кытай, инглиз алынмаларын кулланабыз.

Татар телен япон теле белән чагыштырып үтик.
Япон телендә [р] һәм [л] авазлары юк. Шуңа безгә әйтергә бераз авыррак. Без аларны башка тавыш белән әйтәбез. Татар телендә [ә], [ө] һәм [ү] авазлары бар, бездә андый авазлар бөтенләй дә юк. Күнегергә кирәк булды. Инглиз телендә [ә] һәм [ө] авазлары бар. Мин инглиз телен беләм, шуңа да татар телен өйрәнгәндә файдасы тиде.
Япон һәм татар теленең грамматикасы охшаш. Мәсәлән, япон телендә фигыль җөмләнең ахырында килә. Нәкъ татар телендәге кебек. Әйтик, мин Казанга киләм. Фигыль – ахырда. Ләкин рус телендә алай түгел: я приеду в Казань.

“Киләчәктә Татарстан авылларында да буласым килә”

– Иптәшләрең, дусларың, әти-әниләрең татар телен белүеңне ничек кабул итте?

– Дөресен әйткәндә, татарлар турында Япониядә белмиләр. Мин Татарстанга барам дип әйтсәм, алар: “Гарәбстангамы?” – дип сорыйлар. Хәзер мин Татарстанга килеп, татарлар турында күп өйрәндем. Шуңа күрә дә хәзер минем дусларым, әти-әнием татарлар турында белә.

– Син Казанда гына булдыңмы?

– Әйе. Әмма минем киләчәктә Татарстан авылларында да буласым килә. Казан – ул татарлар яшәгән бер як кына. Миңа татарлар яшәгән башка урыннарга да барырга кирәк.

– Музыка ягыннан, татар көйләре японныкына охшашмы?

– Әйе, охшаш. Минемчә, татарларда да, японнарда да җырлар пентатоника ладында язылган.

– Япон кухнясы белән татар кухнясы арасында охшашлыклар бармы? Бер үк төрле ризыклар кулланылган ашамлыклар күзәтелмиме?

– Татар ризыкларында дөге кулланыла. Мәсәлән, гөбәдия эчендә дөге бар иде. Мин бик шаккаттым, чөнки татарның иң төп ризыгы дип бәрәңгене уйлый идем. Японнарда да дөге төп компонент булып тора. Традицион ризык буларак, японнарда татар кухнясына охшаган ашамлык юк. Ләкин бездә Европадан килгән ашамлыклар да бихисап. Охшашлыклар бар, әмма японнарның традицион ашамлыклар арасында охшашлык юк.

Без дә татарлар кебек чәй эчәбез. Әмма күбрәк су эчәргә яратабыз.

“Бездә япон телен мәктәптә өйрәнү – мәҗбүри”

– Япониядә туган телгә ничек карыйлар? Аны мәҗбүри өйрәнәләрме яисә теләк буенчамы?

– Авыр сорау. Бездә япон телен сакларга кирәкми. Бик күп кеше япон телендә сөйләшә, япон телен мәктәптә өйрәнү – мәҗбүри. Ана телен саклау бик мөһим. Миңа калса, ана теле – милләт, мәдәниятне тәшкил иткән нәрсә. Тел югалса, аның үзенчәлеге дә юкка чыга.

– Синнән татар халкына тәкъдим-теләкләр ишетәсе килә.

– Татар телен сезгә күбрәк сакларга кирәк дип уйлыйм. Татар теле киләчәктә дә яшәвен дәвам итәр дип өметләнәм. Мин татар телен өйрәнә башлаганнан бирле татар дусларым белән очрашып, аралашып, бик күп яңа иптәшләр таптым үземә. Татар теле ярдәмендә миңа яңа дөнья ишекләре ачылды. Шуңа күрә, сез дә үзегезнең туган телегезне саклагыз, үз дөньягызны югалтмагыз дигән теләктә калам.

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Солтан Исхаков, Салават Камалетдинов

https://intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*