tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар теленең этимологик сүзлеге” авторы Рифкать Әхмәтҗанов вафат
“Татар теленең этимологик сүзлеге” авторы Рифкать Әхмәтҗанов вафат

“Татар теленең этимологик сүзлеге” авторы Рифкать Әхмәтҗанов вафат

Башкортстан галиме, “Татар теленең этимологик сүзлеге” авторы Рифкать Әхмәтҗанов инфаркт булу сәбәпле вафат. Бу хакта “Татар-информ”га галимнең кызы Гөлсәрия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

“Гомер буе эшләп яшәде. Авылдашлар белән аралашырга, урманда җиләк җыярга ярата иде. Үлеме безнең өчен көтелмәгән булды. Әтине туганнар белән җыелышып, туган җире – Иглин районының Турбаслы авылында җирләдек”, – ди Гөлсәрия Әхмәтҗанова.

Рифкать Әхмәтҗановның бастырырга өлгермәгән хезмәте калган. “Әти “Татар теленең этимологик сүзлеге”нең икенче бүлеген чыгарырга җыена иде. Соңгы вакытта сүзлеккә төзәтмәләр кертү белән мәшгуль булды. Сүзлек төзәтмәләрен үзебезгә алып кайттык. Ул башлаган эшне туганнар белән дәвам итәргә, чыгарырга тырышачакбыз”, – диде галимнең кызы.

Галимнең кызы әйтүенчә, Рифкать Әхмәтҗанов кеше арасында үзен күрсәтеп йөрергә яратмаган. “Әти гомергә тыйнак кеше булды. Кемдер үзен күрсәтер өчен төрле чараларда катнашып йөрсә, аның андый гадәте юк иде. Беркайчан Дәүләт бүләкләре артыннан чапмады.Тапшырылган дипломнары, грамоталары гына калды”, – диде Гөлсәрия Әхмәтҗанова.

  • Рифкать Газизҗан улы Әхмәтҗанов 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылында туган. Урта мәктәпне Таҗикстанда тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегендә белем ала. Туймазы районының Туктагол урта мәктәбендә укыта.

1963 елда Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге “Тел, әдәбият һәм сәнгать институты”нда эшли. Татар теле этимологиясе буенча танылган белгеч, филология фәннәре докторы, профессор. 200дән артык фәнни хезмәт авторы.  Шуларның соңгысы 2015 елда чыккан “Татар теленең этимологик сүзлеге”.

Рифкать Әхмәтҗанов – Каюм Насыйридан соң татар этимологик сүзлеген эшкәртүгә алынган галим.

Альбина Мөхәммәдиева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*