tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарда яңа чор башланды
“Татарда яңа чор башланды

“Татарда яңа чор башланды

Без әле кая барабыз? Чирек гасыр безне ничек үзгәртте? Киләсе атнада бар дөньядан җыелган татар җәмәгать­челеге әнә шул сорауларга җавап эзләячәк. Казанда Бөтендөнья татар конгрес­сының алтынчы съезды узачак. Милләтнең киләчәген билгеләячәк әлеге чара алдыннан конгрессның Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән әңгәмә кордык.


– Ринат Зиннурович! Бөтен­дөнья татар конгрессы 25 еллык юбилеен билгели. Шушы дә­вер­дә шактый эшләр башкарылды. Сез милли тормыштагы эшләр­дән канәгатьме?

– Булганына шөкер итеп, башкарасы эшләргә зур җаваплылык белән әле ирешелмәгән, яуланмаган үрләр итеп карарга кирәктер. Эшләгән эшләребез – халкыбыз күз алдында, шуңа да бәяне ул бирер. Менә инде 25 ел Бөтендөнья татар конгрессы, милләтне саклау һәм үстерү өчен, күпкырлы эш алып бара. Әлбәттә, вәзгыять үз­гәр­гән саен, Конгресс үзенең эш­чәнлеген дә принципиаль яңа алымнар кулланып, яңа фикерләр­гә таянып, эшне заман таләпләренә туры китереп оештырырга омтыла. Соңгы елларда бу өлкәдә шактый яңа адымнар ясалды. 1990нчы еллар башындагы зур күтәре­лешне узганнан соң, басылыбрак, кайсы юнәлештә хәрәкәт иткәне­безне аңлап, эшебезне практик яссылыкка күчергәнбез икән, бу – безнең чорның уңышы дип саныйм. Зур проектларыбызны гына барласак та, шактый киңкырлы чаралар уздырганыбыз күренә. Мәсәлән, ел саен уздырыла торган “Милли тормыш һәм дин” дигән Бөтенроссия дин әһелләре форумы, Бөтенрос­сия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары, Татарс­тан­ның эшлекле хезмәттәшләре форумнары, Төбәк тарихын өй­рәнүчеләр, ягъни краеведлар җы­ены, ике елга бер узучы Бөтен­дөнья татар яшьләре форумнарын телгә алсак та, күләмле, кирәкле, файдалы гамәлләр башкарылган. Болар янына тагын төрле төбәк­ләрдә, илләрдә узган Бюро утырышларын, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен, Федераль Сабантуйларын, төрле милли, дини форумнар, конферен­ция­ләр, бәйгеләрне дә атасак, ялгыш булмас. Ләкин шулай да эшләнәсе эшләрнең әле иге-чиге юк.

– “Менә бу милли оешма урындагы хакимиятләр белән яхшы мөгамәләдә бик әйбәт эшли, бу төбәктәге татарлар өчен минем күңелем тыныч”, – дип әйтерлек яклар күпме?

– Әлбәттә, бар андый төбәкләр. Анда яшәүче татарларыбыз арасыннан милли лидерлар үсеп чыга. Милли лидер ул белемле булырга, масштаблы фикер йөртә белергә, үз халкын яратырга, аның тарихыннан, гореф-гадәтләреннән, йолаларыннан, мәдәниятеннән хә­бәр­дар, дипломат та булырга тиеш. Бу бер-ике ай эчендә генә эш­ләнә торган эш түгел. Милли җи­тәкчеләр үсеп чыкмый торып, Россия төбәкләрендәге татар миллә­тенең эшләре алга китмәячәк.

Шулай да, милли лидер дәрә­җәсенә күтәрелгән кайбер шәхес­ләребез турында әйтми мөмкин түгел. Бәрәкәтле эшләребез нык­лап тамыр җәйгән урыннарда көч­ле шәхесләр үзеннән-үзе калкып чыга. Мин горурлык хисе белән әйтә алам: соңгы елларда төбәк­ләр­дә Бөтендөнья татар конгрес­сының терәге булырлык милләт җанлы көчле шәхесләрнең саны бермә-бер артты. Пензадан Бакир Акъегетов, Оренбургтан Руслан Зәбиров, Әстерханнан Әнвәр Алмаев, Самарадан Фәхретдин Канюкаев, Ульяновскидан Рамис Сафин, Чувашиядән Фәрит Гыйбатдинов, Чиләбедән Лена Колесникова, Баш­кортстаннан Алик Локманов, Ивановодан Фәрит Ляпин һәм башкалар.

Исемнәрен телгә алмаган егет-кызларыбыз миңа үпкәлә­мәсләр дип ышанам. Аллага шөкер, милли лидерларның саны арта. Тагын бер егетнең исемен телгә алып китәсем килә. Ул – Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов. Булдыклы, көчле рухлы, милли җанлы егет, хакимиятләр белән дә уртак тел тапты. Күптән түгел генә сайланып куелса да, башкарган эшләре дә шактый. Инде быел без бу җирлектә Бөтен­дөнья татар конгрессы Бюросы­ның күчмә утырышын да уздырдык. Киләсе елга Бөтенроссия авыл­­лар Сабан туен уздырырга да әзер алар.

Милли оешмаларның эшен оештыру өчен бик мөһим булган тагын бер мәсьәләнең – милләт проблемаларын хәл итүдә татар капиталының әһәмиятен билгеләп үтәргә кирәктер. Әгәр дә тарихка күз салсак, 1917 елгы революциягә кадәр милләтнең язмышына татар капиталының йогынтысы зур булган. Бүген бу өлкәдә булган уңай күренешләрне күзалларга мөм­кин. Аякка басып килүче татар эш­мәкәрләренең милли төсмерләре хәзер нык чагыла. Аларның мәчет­ләр төзүгә һәм төбәкләрдә Сабантуйлар уздыруга керткән өлеше дә – моның ачык мисалы. Ләкин болар гына безнең милләтебезне сак­лап кала алмый әле. XIX гасырда татар байлары уку йортларын, мәдрәсәләрне тулысынча үз акчаларына тоткан бит. Безгә шушы әйбер җитеп бетми. Бөтенләй үк юк димәс идем, әлбәттә. Бүгенге җәмгыятьтә, татар илендә ак байлар юк түгел. Пенза өлкәсенең Дегтәрнә авылы егете Ренат Әбү­зәров туган авылында нәни­ләр­гә мәктәп салды, балалар бакчасы төзеде.

Самара өлкәсе Гали авылы кызы Дания Тулова кайчандыр үзе белем алган мәктәпне капиталь төзекләндерде. Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы башлыгы Эдуард Ганиев һәрвакыт үз мәк­тәбенә булышып тора. Камил Әблязов – Саратовтагы татар гим­назиясенең иганәчесе. Уфадан Люция Вафина үзе төзеткән бинада татар милли оешмаларына урын бирде. Санкт-Петербургта эшмә­кәр Габделбәр Алимов татар мә­дә­нияте үзәге төзетте. Боларга рәх­мәттән башка сүз юк. Менә шундый милләтпәрвәрләребез күп бул­сын иде. Татар эшкуарлары халык-мәнфәгатьләрен кайгыртуны өс­тен күрә башласалар, милли үсеш өчен бөтенләй яңа мөм­кинлекләр ачылачак.

– Татарстаннан читтә мәк­тәп­ләр ачып кына, татар телен саклап булырмы соң? Миңа калса, ана теленә мәхәббәткә гаи­ләдә нигез салынырга һәм тәр­бияләнергә тиеш.

– Дөрес әйтәсез, милли рух, беренче чиратта, гаиләдә тәрбия­лә­нә. Татар гаиләсе үзенә генә хас тәрбия алымнарын, халыкның динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, үз-үзен тоту рәвешен, әхлак нор­маларын сеңдереп, камилләш­тереп, буыннан-буынга яшәтеп ки­лә. Әмма җәмгыять белән бергә бүген татар гаиләсе дә шактый кри­зис кичерә, милли-мәдәни кыйм­­­мәтләрен җуя бара. Татарда демографик проблема – шушы кризисның бер чагылышы инде ул. Ана теленең дә куллану даирәсе көннән-көн кими, әхлак мәсьә­лә­ләре зур бер проблемага әверел­де. Ягъни, татар гаиләсе бүген яр­дәмгә мохтаҗ.

Бөтен игътибарны гаиләгә генә юнәлтеп, мәктәпләрдән ваз кичсәк, барыбер тиешенчә дәрәҗәдә аң-белем бирә алмаячакбыз. Казанны күз алдына китерегез әле: 20-25 ел элек башкалада бер татар мәктәбе калган иде. Ә бүген башкалада – 40, республика буенча 742 татар мә­к­тәбе эшли. Яшьләребезнең күбесе туган телдә сөйләшә, аралаша, ана теле буенча олимпиадаларда катнаша. Бу – балалар татарча яшәү рәвешенә өйрәнә дигән сүз. Әл­бәттә, моның белән генә чикләнеп булмый. Милләтне ничектер сак­ларга кирәк. Моның юлларын халкыбыз үзе эзли. Иң беренче чиратта без гаиләгә, татар хатын-кызына – аналарга таянырга тиешбез. Икенче урында – дин. Дин әһел­ләре милләткә таба борылмасалар, халкыбызның киләчәге аяныч булачак. Гомер-гомергә ислам дине татарның телен, аның мәгъ­рифәтен, мәдәниятен саклап, яшә­теп килгән. Күп гасырлар дәва­мында дәүләтле халык булып яшәвебездә дин зур роль уйнаган, ул җәмгыятьтә әхлакый нормалар тәрбияләргә мөмкинлек биргән.

Аллага шөкер, Татарстан Диния нәзарәте карары белән, хәзер Татарстан мәчетләрендә җомга вә­газе татар телендә сөйләнә. Мөф­­ти Камил хәзрәт Сәмигул­лин­га бу изге гамәлне тормышка ашырганы өчен рәхмәт әйтергә кирәк.

– Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының халыкара эшчәнлегенә тукталсак…

– Бүген чит илләрдәге татар­ның саны 2 миллионга якын кешене тәшкил итә, бу – зур көч һәм мөһим фактор. Шуңа күрә Татарстан җи­тәкчелеге, беренче нәү­бәттә аның Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәсьәләне даими игътибарда тота. Ватандашлар бе­лән эшчәнлек бүген Татарстанда тулы бер системага салынды. Шулар арасында иң уңышлы эшләп килгән милли оешмалар: Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Үз­бәкстан, Венгрия, Литва, Финляндия, Төр­кия, Кытай, Канада, АКШ, Австралия һ.б. илләр­дәге татар иҗтимагый оешмалары. Татарстан Президенты кайсы гына илгә бармасын, анда яшәүче мил­ләттәшләр белән оч­рашмыйча калмый. Быел гына да ул үзенең эшлекле сәфәр­ләре вакытында Алмания, Австрия, Чехия, Канада, Казахстан, Латвия, Беларусь, Америка Кушма Штатлары, Франциядәге һәм башка илләр­дәге татар оешмалары вәкилләре белән очрашты. Мондый очрашуларны, Прези­дентның җылы мөнә­сәбәтен мил­ләт­тәшләребез зур канәгатьлек белән, дулкынланып кабул итәләр. Өстәп шуны да әй­тергә кирәк: мондый очрашулардан соң Татарстан Президенты республиканың төр­ле оешмаларына үзенең күрсәт­мә­ләрен бирмичә калмый. Нә­ти­җә­дә ватандашлар мәнфәгать­ләрен кайгырту йөзен­нән конкрет эшләр башкарыла. Европа татарлары альянсының да уңышлы гына эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. Анда Европа­ның 18 иленнән 27оешма керә.

– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеха­новның хәер-фатихасы, Татарстан хөкүмәте ярдәме белән Сабан туе Россия төбәкләрендә ге­нә түгел, әйткәнегезчә, дөнья ил­ләре буйлап колач җәя. Бө­тендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бу бәйрәм­нәрне уздыруда төп рольне үти.

– Килешәм. Татарның милли бәйрәме Сабантуйлар Россия киң­лекләре, Америка, Австралия, Азия, Европа кыйтгалары буйлап атлый. Аларның сыйфатлары да елдан-ел үзгәрә, яхшыра бара. Билгеле, Сабантуйларны уздыру зур оештыру осталыгы таләп итә. Төбәкләрдә яшәүче милләттәш­ләребез Сабан туйларын иген кырлары язгы яңгырларны көтеп алган кебек үк бик зур әзерлек белән каршылыйлар. Бәйрәмнәр узгач, аларның рухлары күтәрелеп, ныгып киткәндәй була.

Төрле төбәкләрдә Сабантуй уздыру да җиңелләрдән түгел. Мо­ның өчен халкыбызның милләт­пәрвәр ул-кызларына үткән гасыр­ның туксанынчы елларында ар­мый-талмый эшләргә туры килде. Алар милләтебезне саклау, татарны берләштерү өчен тырыштылар. Бу шулай ук – Татарстан Республикасы җитәкчелегенең татарны сак­лар өчен алып барган сәясәтенең җимеше дә. Татарстанның үз йөзен булдыру, татарны бар җиһанга таныту өчен эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсе дә. Сабантуй ул халык­ның рухи дөньясын чагылдыра, үткәнен бүгенгесе белән бәйли. Ул – татарның яшәеше, берләшү, киләчәккә омтылу символы.

– Ринат Зиннурович! Бүгенге татарга бәяләмә бирсәк, без нинди?

– Татарның нинди икәнен бе­ләсегез килсә, башта аның республикасына карагыз. Әгәр бүген Татарстан – илнең иң алдынгы төбәк­ләрнең берсе икән, бу бит күктән төшмәгән, бу – халкыбызның тырышлыгы, канатланып эшләү нә­тиҗәсе.

Читтәге милләттәшләребез дә сынатмый, татар кешесе кайда гына яшәмәсен, шунда тырышып эшли, зур уңышларга ирешә, шуның белән олы ихтирам-хөрмәт казана. Эш сөючәнлек – халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе, татар кешесе гомер-гомергә үз кө­нен үзе күрде, ул бүген дә шулай. Мөм­кинлекләр чыккан саен, халкыбызда эшмәкәр катламы барлыкка кил­гән, алар тырышлыгы белән мил­ли капитал булдырылган һәм ул милләт үсешенә хезмәт иткән. Го­му­мән, без һәр татар кеше­сенең хәлле-бай булуын телибез, бу бит – милләтебезнең көче дигән сүз. Без­нең фикеребезчә, бу да милли мак­сатларның берсе булырга тиеш.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: соңгы 25-30 елда татар кешесе нык үзгәрде, халкыбызга горурлык хисе, үз-үзеңне ихтирам итү тойгысы кайтты. Шушы чорда татар кешесенең әлегә хәтле басылып килгән көче, егәре ачылды. Әлбәттә, мондый үзгәрешләр милли үзаң үсешенә бәйле. Иң куанычлысы: бүген яшьләребездә дә милли аң бик көчле. Шуңа да мин милләтебез киләчәгенә зур өмет белән карыйм. Алар – бик көчле, зыялы шәхесләр, араларында галимнәр дә, топ-менеджерлар да, банк хезмәткәрләре дә, сәнгать әһелләре дә бар. Шул ук вакытта алар – милли җанлы инсаннар, бер-берсен табып, татар җәм­гыятьләре оештыралар, төрле мә­дәни чаралар уздыралар. Иң мө­һиме, алар тарихи ватаныбыз Татарстан белән араларны ныгыта, аңа теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итәргә тырыша. Бу да бит милләт­нең көчен күрсәтә. Юк, мондый халык һич бетмәс.

Гөлназ Шәйхи, “Ватаным Татарстан”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*