tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә кул куелды
Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә кул куелды

Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә кул куелды

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов 4-6 сентябрьдә Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә узган Азия илләре язучыларының I форумында катнашты. Форумга дөньяның 38 иленнән – Россия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Монголия, Иордания, Согут Гәрәпстаны һәм башка илләрдән язучылар җыелды. Форумның төп темалары –  язучылар арасында теләктәшлек, уртак әдәби проектлар булдыру, тәрҗемәләр проблемасын чишү.

Форум кысаларында узган Түгәрәк өстәл утырышында ясаган чыгышында Д.Салихов татар язучыларының карендәш каләм ияләре белән хезмәттәшлеккә һәрчак әзер булуларын әйтте.

Форумда Татарстан һәм Кахахстан язучылары арасында хезмәттәшлек, уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә кул куелды.

Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиллегендә Данил Салихов Казахстанның татар һәм башкорт активы белән дә очрашты.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*