tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөхтәсибәтләре кышкы каникул вакытында ике атна дәвамында 2500 баланың ялын оештырды
Татарстан мөхтәсибәтләре кышкы каникул вакытында ике атна дәвамында 2500 баланың ялын оештырды

Татарстан мөхтәсибәтләре кышкы каникул вакытында ике атна дәвамында 2500 баланың ялын оештырды

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мөхтәсибәтләре тарафыннан мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары үткәрелде. Балаларның ялы файдалы, кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, күңел ачу программасы төрле дәресләр, викториналар, мастер-класслар һәм саф һавада актив чаралар белән үрелеп барды. Аларда катнашу өчен республиканың һәр почмагында ике атна дәвамында мәчетләргә 2500гә якын бала йөрде. Балаларның ялын оештыру, яшь буынга ислам нигезләрен җиткерү, аларның сәламәтлекләрен ныгыту эше аеруча Балтач һәм Кукмара мөхтәсибәтләрендә зур колач белән барды: әлеге районнарда мәчетләргә ике йөзешәр бала җәлеп ителде. Аларга Коръән дәресләре, дин нигезләре, әхлак сабаклары бирелде, иҗади бәйгеләр оештырылды.

Балык бистәсе, Норлат, Чистай, Түбән Кама һәм Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәтләрендә эшләүче имамнар да балаларның кышкы каникулларын оештыруга зур җаваплылык белән килгәннәр һәм, нәтиҗәдә, мәчетләргә 100-дән алып 180 балага кадәр җәлеп итә белгәннәр.

Гомумән алганда, мондый чаралар Татарстанның һәр мөхтәсибәтендә үткәрелде. Аларда уртача 50-әр бала катнашты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*