tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан районнарында “Татар кызы 2015” конкурсының зональ турлары узды (фоторепортаж)
Татарстан районнарында “Татар кызы 2015” конкурсының зональ турлары узды (фоторепортаж)

Татарстан районнарында “Татар кызы 2015” конкурсының зональ турлары узды (фоторепортаж)

Быел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Чиләбе шәһәрендә «Татар кызы» матурлык һәм сәләт бәйгесен үткәрә. “Татар кызы” бәйгесе Чиләбе өлкәсендә 2010 елдан башлап үздырыла, быел бәйге федераль статуска ия булды. Татар кызларының чибәрлеген таныту белән бергә аларның күркәм сыйфатларын: тыйнаклык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү бәйгенең төп максаты булып тора. Конкурс биш этаптан тора. Беренче өч этап Россия Федерациясе төбәкләрендә, дүртенче һәм бишенче этаплар Чиләбе шәһәрендә узачак. Бәйгедә катнашырга 18 яшьтән 30 яшьтәге милләтпәрәвәр татар кызлары чакырылды. Татарстан Республикасында кастинг 6 зонага бүлеп оештырылды.

Кама арты зонасы этабы Чистай шәһәрендә узды. Биредә Алексеевский районыннан Шәйхетдинова Лилиягә бәхет елмайды.

Әлмәт зонасыннан Азнакай кызы Элвира Камалетдинова үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*