enrutat
Баш бит / Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга Мөрәҗәгать кабул итте
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга Мөрәҗәгать кабул итте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга Мөрәҗәгать кабул итте

Татарстан Дәүләт Советының 26 депутаты Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать әзерләгән. Әлеге мәсьәлә көн тәртибенә депутат Николай Рыбушкин тәкъдиме белән кертелде. Документта сүз Татарстан Республикасы югары вазыйфаи затының гамәлдәге исемен саклап калу һәм хокукый мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр эшләү өчен махсус комиссия төзү хакында бара. Мәсьәлә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Федераль закон статусындагы Шартнамәнен вакыты бетүгә бәйле рәвештә кузгатыла.

“Бу килешүнең мөһимлеген әйтеп бетерү кыен. Аның ярдәмендә безнең республика алга таба бик зур адым ясады. Әлеге Килешү нәтиҗәсендә Россиядә федератив мөнәсәбәтләр ныгыды. Чөнки безнең республика сәясәте көчле төбәкләр – көчле Россия, дигән принцип нигезендә эшләде. Көчле төбәкләр булмый икән, көчле Россия дә булырга мөмкин түгел. Моннан тыш, Килешү дәвам иттерелмәгән очракта, безнең норматив “упкын” барлыкка киләчәк”, – диде Николай Рыбушкин.

Аның әйтүенчә, Шартнамә озайтылмаган очракта, Россия һәм Татарстан Конституцияләренә үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. “Минем фикеремчә, Шартнамә теге яки бу формада булырга тиеш. Моны бездән халык көтә”, – диде депутат.

Мәгълүм булганча, Татарстан һәм Федераль Үзәк арасында Килешүгә быел 10 ел тулды. Ул июль ахырында гамәлдән чыга.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында, соңгы арада халык белән очрашканда иң еш бирелә торган сораулар, күбрәк Россия белән ике арадагы Шартнамә, Татарстанның киләчәк язмышы, Президент атамасы хакында булды, дип белдерде.

— Узган гасырның туксанынчы елларында республика халкы үз хокукларын даулап урамнарга чыкканда да, референдум үткәреп, беренче бәйсез Конституциябезне кабул иткәндә дә безнең күңелләребездә якты хыял, киләчәккә ышаныч, өмет бар иде. Шушы ышаныч безне кыюрак һәм батыррак булырга, үз сүзебезне курыкмыйча әйтергә, хәлиткеч законнар һәм карарлар кабул итәргә дәртләндереп торды. Шушы ышанычка таянып без Россия белән ике арада Шартнамә кабул итүгә ирештек, – диде Разил Вәлиев. – Россия Конституциясендә безнең илебез федератив дәүләт дип аталган һәм аның субъектлары федератив яисә башка шартнамәләр нигезендә әлеге дәүләткә керә ала, дип акка кара белән язылган. Шулай булгач, Татарстанның Россия белән вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә төзүе һич кенә дә гайре табигый хәл түгел, киресенчә, Конституция тарафыннан расланган ихтыяҗ булырга тиеш иде, югыйсә.

— Дөрес, арада “ул Шартнамә безгә нәрсә бирде соң?” – дип әйтүчеләр дә очрый, – диде Разил Вәлиев. – Әмма аларга җавап эзләп ерак йөрисе юк. Моның өчен договорлы Татарстаныбызның соңгы елларда илебездәге иң алдынгы республикага әйләнә баруын, аны инде Россиядә генә түгел, дөнья масштабында да таный башлауларын әйтү дә җитә. “Бу уңышларның нигезендә нефть чыганаклары ята”, дип лаф оручы каракөндәшләргә дә җавабыбыз әзер… Нефть тә җир астыннан үзеннән-үзе чыкмый, нефтехимия гигантлары да үзләреннән-үзләре барлыкка килми, вертолетлар, машиналар да безгә күктән төшми, игеннәр дә үзеннән үзе гөрләп үсми. Болар һәммәсе дә – шулай ук Татарстанда үткәрелә торган халыкара спорт бәйгеләре, икътисади форумнар, фәнни-мәдәни ачышлар – халкыбызның тырыш хезмәт җимешләре. Ә кеше тырышып эшләсен өчен аның күңеленә ышаныч хисе салырга, аңа ихтирамлы булырга, аның белән тигез дәрәҗәдә торып сөйләшергә, аралашырга, аңлашып яшәргә кирәк.

Бу нисбәттән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев, Татарстан беркайчан да ничек кенә булса да Шартнамә имзалауны максат итеп куймады, дип белдерде. “80нче еллар башында Россиянең киләчәктә нинди юлдан китәргә тиешлеге хакында бәхәсләр барды. Фикерләр каршылыгы шундый көчле иде ки, ул 1993 елның 4 октябрендә Ак йортта атышу белән тәмамланды, – диде ул. – Нигездә бер сорау хәл ителде – Россия нинди дәүләт булачак – унитар яисә федератив. Хәзер исә шундый сорау туды, әйбәт кенә эшләп килгән әйбергә ревизия ясау кирәкме-юкмы? Хәтерлим әле, 1999 елда Владимир Путин Россия Федерациясе Президентына кандидат булганда Татарстанның гражданы аңа бер сорау бирде: “Сез Шартнамәгә ничек карыйсыз?”. Путинның җавабы кыска иде: “Ә нишләп булмаска тиеш”. Һәм бу Шартнамә 2007 елда федераль закон статусында кабул ителде. Киң җәмәгатьчелек Шартнамәнең ничек тормышка ашырылуын күзәтеп бара икән, аның вакыты тәмамланыр алдыннан үзеннән-үзе бу тема калкып чыкты”.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, үз вакытында Татарстанда кабул ителмәгән Россия Федерациясе Конституциянең кайбер кытыршылыкларының нәкъ менә әлеге Шартнамә белән көйләнеп җибәрелүен әйтте.

«Безнең Конституция Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясеннән кайбер нормалары буенча аерыла. Шул ук вакытта үзебезнең Конституциянең кайбер нормаларын Россиянеке белән тәңгәлләштерергә әзербез. Ләкин без республикабызның конституцион төзелешенә нигез итеп алынган документларны саклап калу ягында һәм бу хакта Россия Президентына мәгълүмат бирәбез. Миңа калса, иң мөһиме – Татарстан һәм Россия Конституцияләре арасында булган һәм бер-берсенә каршы килә торган четрекле мәсьәләләрне хәл итүдә хокукый чишелеш табу», – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе.

Депутатлар мөрәҗәгатьне бертавыштан кабул итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга
МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле Владимир Владимирович!

Сез Россиягә җитәкчелек итүне тарихи үсешнең катлаулы чорында, икътисадтагы дәвамлы кризис, хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә законнарның бәйләнешсезлеге һәм территориаль таркаулык Россиянең бөтенлегенә янаган дәвердә башладыгыз.

Әлеге шартларда Россия Федерациясе Конституциясе кысаларында федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм көчле региональ сәясәт Россия дәүләтчелеген ныгытуның мөһим факторына әверелде.

Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Федераль закон статусында Сез раслаган Шартнамәне төзү, Татарстан Республикасының үзенчәлекләрен исәпкә алып, аның эзлекле үсеше өчен сәяси-хокукый алшартлар тудырды.

Шартнамә сәяси, милләтара һәм конфессияара тотрыклылыкны саклап калуның мөһим факторына әверелде. Чирек гасырдан артык Татарстанның күпмилләтле халкы өчен дә, Россиядә һәм аннан читтә яшәүче барлык татарлар өчен дә республикада президент хакимияте институты берләштерү көченә ия. Шартнамәне гамәлгә ашыру практикасы Россия федерализмының яшәешенә ышанычны исбатлады. Татарстан, тормыш итү һәм бизнес өчен уңайлы шартлар булдырылган, илебезнең таянычлы төбәкләреннән берсе буларак, күп кенә масштаблы федераль проектларны уңышлы гамәлгә ашыра.

Шартнамә, хакимиятнең төрле дәрәҗәләре арасында конструктив мөнәсәбәтләр корылышының үрнәге буларак, халыкара практикада да кызыксыну уята һәм, һичшиксез, Россия Федерациясенең абруен арттыруга ярдәм итә, республика халкының күпчелегендә яклау таба, бу хакта Татарстан халыкларының 2017 елның апрелендә үткәрелгән III съезды резолюциясендә игълан ителде.

Бүген Шартнамәнең төп нигезләмәләре фактта гамәлдәге законнарда чагылыш тапты, федераль үзәк белән регионнар арасындагы мөнәсәбәтләрдә тормышка ашырыла. Шуның белән бергә, Шартнамәнең гамәлдә булу чоры тәмамлануга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Конституциясенең кайбер нормаларын гамәлгә ашыруда аерым проблемалар барлыкка килә.

Хөрмәтле Владимир Владимирович, Сездән Татарстан Республикасы югары вазыйфаи затының гамәлдәге исемен саклап калуда ярдәм итүегезне һәм хокукый мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр эшләү өчен махсус комиссия төзүегезне сорыйбыз.

Казан шәһәре,
2017 елның 11 июле

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

http://tat.gossov.tatarstan.ru

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*