tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Җыр һәм бию ансамбле Россиянең дүрт шәһәрендә чыгыш ясаячак
Татарстанның Җыр һәм бию ансамбле Россиянең дүрт шәһәрендә чыгыш ясаячак

Татарстанның Җыр һәм бию ансамбле Россиянең дүрт шәһәрендә чыгыш ясаячак

ТР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле декабрь аенда Россия шәһәрләренә гастрольләргә чыга. Бу хакта ансамбль директоры Юрий Жуков әйтте.

ТР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Россия шәһәрләре буенча зур гастрольләре федераль программа кысаларында, «РОСКОНЦЕРТ» ярдәмендә үтә. Гастрольләр ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

«Безнең Казан концертлары Камал театры сәхнәсендә ике көн дәвамында аншлаг белән уңышлы узды. Ләкин без моның белән генә чикләнмибез — яңа программа белән юлга кузгалабыз», — диде Юрий Жуков.

Яңа программаны декабрьнең икенче яртысында Самара, Пермь, Красноуфимск һәм Екатеринбург шәһәрләре тамашачылары карый алачак.

«Екатеринбург концерты 20 декабрьгә билгеләнгән. Бу гади концерт кына булмый, биредә Свердловск өлкәсе җитәкчелеге катнашында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан зур тантаналы чара көтелә. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев киләчәк», — диде ансамбль директоры Юрий Жуков.

ТР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең традицион Казан концерты өчен коллектив «Туган ил» программасын әзерләгән иде. Программаның бер өлеше ансамбльнең «Алтын фонды»на кергән номерлардан торса, икенче өлешендә «Туй» музыкаль-хореографик спектакле премьерасы тәкъдим ителде.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*