tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Театр төне”ндә “Нур”га рәхим итегез!
“Театр төне”ндә “Нур”га рәхим итегез!

“Театр төне”ндә “Нур”га рәхим итегез!

Бүген Башкортстанда  “Театр төне” акциясе уза.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры да бу чарадан читтә калмый һәм быел тамашачыны тагын да кызыклы программа белән сөендерергә ашыга.Бәйрәм тамашасы театр алдындагы мәйданда 18 сәгатьтә башланачак. Аннан соң театр фойесында сәнгать сөючеләрне төрле күңел ачу чаралары көтә.Һәркемнең театраль һөнәрләр, спектакльләрне сәхнәгә кую барышы белән танышу мөмкинлеге булачак.

Чаршау арты цехлары: гримерлар, костюмерлар, бутафорлар, тегү цехлары күргәзмәләр оештырачак. Килгән кунакларның актерлар белән фотога төшү мөмкинлеге дә булачак. “Нур” театры каршында эшләп килүче балалар студиясе тарафыннан актерлык осталыгы буенча дәрес үткәреләчәк. Шулай ук “Нур” театры актерлары репертуарда барган иң шәп тамашалардан өзекләр күрсәтәчәк.

Бәйрәмнең иң актив кунакларын махсус бүләкләр көтә. “Театр төне”ндә “Нур”ның ике залы да эшләячәк. Бу көнне Зур зал сәхнәсендә – тамашачы өчен Зөлфәт Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” комедиясе, Кече залда Роланд Шиммельпфеннигның “Үткәннән килгән ханым” спектакле күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә театрның реклама-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре.

kiziltan.ru
Фото: “Башинформ” агентлыгы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*