tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәбрис Яруллин: “2”ле билгесен беркемгә дә куймыйлар

Тәбрис Яруллин: “2”ле билгесен беркемгә дә куймыйлар

Бүген 18 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында “Татарча диктант” акциясен уздыруга багышланган рәсми матбугат-конференциясе оештырылды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, “Татарча диктант” быел өченче тапкыр уза. “Диктантны дөнья буйлап 272 ноктада язачаклар. Татарстанлылар өчен Г.Исхакыйның “Көз” повесте, ә регионнар һәм чит илләр өчен А. Алишның “Нечкәбил” әкияте сайланды. Казанда татарча диктантны 13 югары уку йортында, мәктәп, көллиятләрдә язачаклар. Үткәрү урыннарының исемлеге белән http://diktant.tatar сайтында таныша аласыз. Бу БДИ түгел, “ике”ле билгесен берәүгә дә куймыйлар, ә менә бер хатасыз язучыларны декабрь аенда бүләклибез. Һәр катнашучыга сертификатлар да тапшырылачак” – диде Тәбрис Яруллин.

Исегезгә төшерәбез Татарча диктант” акциясе 27 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә башлана.  Аны 20 илдә һәм 60 төбәктә язачаклар. Казандагы төп нокта – Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты булачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарча диктант” акциясенең онлайн пункты эшләячәк. Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында да трансляцияләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*