tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәрбияче эшендә бернинди дә вак төяк нәрсә юк
Тәрбияче эшендә бернинди дә вак төяк нәрсә юк

Тәрбияче эшендә бернинди дә вак төяк нәрсә юк

27 сентябрь – “Тәрбиячеләр көне”. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете, киләчәктә граждан булачак баланың бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырлармы? Үз телләрен саклап кала алырлармы?

Нәкъ менә шундый бәйгене Чаллы Башы авылы мәдәният йортында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм мәдәният йортлары оештырды.

Тәрбиячеләр зирәклек, тапкырлык, оста куллар, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын табу, татар хатын-кызларының бизәнү төре булган изү(күкрәкчә) ясау һәм балалар бакчасында униформа булдыру (татар милли киеменнән калфаклы тәрбияче) буенча көч сынаштылар.

Бәйгене Яңа Чишмә районы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү буенча методист Әхмәтшина Л.Ә., Яңа Чишмә районы бүлекчәсе “Бердәм Россия” партиясе җитәкчесе Бикбова З.Ә. бәяләделәр.

Катнашучылар Кәримова Ф.Г. (Тубылгытау авылы) “Иң оста куллы тәрбиче”, Зиннурова Ф.Ф. (Әдәмсә авылы) “Иң моңлы тәрбияче”, Ибрагимова Н.Ф. (Чаллы башы авылы) “Иң милли тәрбияче”, Гайфетдинова И.М. (Зирекле авылы) “Үз эшенең остасы”, Баһаутдинова Н.В. (Шахмай авылы) “Иң җор телле тәрбияче”, Сабирова Р.Г. (Чертуш авылы) “Иң тәҗрибәле тәрбияче”, Шәйхетдинова Р.Ә. (Акбүре авылы) “Иң тапкыр тәрбияче” номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Тәрбиячеләр, тормыш, эшегездән җыйган тәҗрибәгезне яшьләр белән бүлешегез. Тәрбияче эшендә бернинди дә вак төяк нәрсә юк, эшләнгән эш, һәр караш, һәр сүз тирән мәгънәгә ия. Тәрбияче дигән олы исемгә лаек булырлык яшәргә һәм эшләргә язсын.

Яңа Чишмә районы бүлекчәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Дәүләтшина И.К.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*