tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәртип» радиосының мобиль кушымтасы булдырылды
«Тәртип» радиосының мобиль кушымтасы булдырылды

«Тәртип» радиосының мобиль кушымтасы булдырылды

«Тәртип» радиосының телефоннар өчен кушымтасы булдырылды.

Кушымтаны бүген Казанда «Тәртип» радиосы ребрендингына багышланган чарада тәкъдим иттеләр.

«Кушымтаны Android, яисә IOS өчен Play Market һәм App Store’дан табарга була. Анда „Тәртип“ радиосын онлайн рәвештә тыңларга мөмкин, шулай ук биредә социаль челтәрләрдәге аккаунтларыбызга сылтамалар урын алды. Подкастларны да кушымтада тыңлап була. Шундый җайлы, универсаль платформа», — диде «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров.

Гадел Әхмәтҗанов
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*