tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтешнең Түбән Тархан авылында 92 яшьлек әби намазлыклар бәйләп үрә
Тәтешнең Түбән Тархан авылында 92 яшьлек әби намазлыклар бәйләп үрә

Тәтешнең Түбән Тархан авылында 92 яшьлек әби намазлыклар бәйләп үрә

Тәтеш районының Түбән Тарханда гомер кичерүче тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Саҗидә әби Абдрахманова күз явын алырлык итеп төрле әйберләр бәйли һәм үрә.

«Авылыбызда 92 яшьлек әби намазлыклар, диван җәймәләре, урындык өслекләре бәйләп үрә. Өендә алар бик тә күп инде, керсәң, бөтен өй эче аллы-гөлле булып балкып тора», – ди Түбән Тархан клубы мөдире Миңзифа Галиуллова.

«Гомер буе эшләп яшәгәнлектән, кулым хезмәттән башка тора алмый. Тавык-чебешләр дә асрамагач, көн буе нишләп кенә бетәргә кирәк. Җепне читтә яшәүче балалар алып кайтып торалар», – ди Саҗидә әби.

Ире, сугыш ветераны Нурислам абый белән матур гына яшәп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер ире һәм бер кызы вафат.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*