tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры Кәрим Тинчуринның туган ягы Пензага гастрольгә җыена
Тинчурин театры Кәрим Тинчуринның туган ягы Пензага гастрольгә җыена

Тинчурин театры Кәрим Тинчуринның туган ягы Пензага гастрольгә җыена

Быел 15 сентябрьдә бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры драматургның туган ягы – Пенза өлкәсенә гастрольгә җыена. Тамашачыларга Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк. 8 сентябрьдә әлеге спектакль Пенза шәһәрендә, 9 сентябрьдә Каменcк районы Кобылкино авылында, 10 сентябрьдә Сосновоборск районы Индерка авылында күрсәтеләчәк.

“Назлы кияү” – Кәрим Тинчурин тарафыннан 1915 елда ук иҗат ителгән пьеса. Шуңа да карамастан, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Яшь буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрүе турындагы хәбәрне ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы-күзле итәргә  теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. “Яңа дусларның” мәкерле  планнары инде тормышка ашам дигәндә генә,  бер көтелмәгән сәбәп белән, бар да чәлпәрәмә килә. Әлеге явыз ниятләргә каршы торучы  төп көч – чын мәхәббәт. “Бу – барыбызга да таныш темага яңа водевиль”, – дип билгеләп үтелә спектакль аннотациясендә. “Назлы кияү” музыкаль комедиясенең премьерасы 2014 елның 3 июнендә булды. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

Тел.:(843) 236-53-43

Моб.: 89274565023

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*