tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тольяттида “Язлар моңы” бишенче тапкыр узды
Тольяттида “Язлар моңы”  бишенче тапкыр узды

Тольяттида “Язлар моңы” бишенче тапкыр узды

Кичә, 23 нче март көнне Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә, халкыбызның телен, моңын, күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау максатыннан «Язлар моңы» фестивале узды. «Бу фестиваль бишенче ел рәттән уздырыла, шуңа да конкурсантлар саны елдан – ел арта, ә тамашачыларыбыз тулы заллар белән куандыра» – ди оештыручылар, Тольяттидагы татар автономиясе җитәкчелеге.

Шәһәрдә шушындый матур, күркәм бәйрәмнәрне оештырып, халкыбызның милли гореф – гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә фидакарь хезмәт итүче ватанпәрварләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Быелгы фестивальдә дә 40 тан артык конкурсант көч сынашты. Алар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бар иде. Фестиваль халык җырлары, аккордеон, тальян моңнарына күмелеп, халык биюләренә үрелеп дәвам итте. Тамашачы һәр сәхнәгә чыгучыны көчле алкышлар белән каршы алып , озатып калды. Татар халкының җыр – моңга, матур йолаларга никадәр бай икәнлегенә тагын бер кат инандылар Тольяттилылар. Самара өлкәсе халкына, иң зур бүләк, фестиваль ахырында «Зөләйлә» ансамбле концерты булды.

Бәйрәм ахырында һәр катнашучыга рәхмәт хатлары, җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Гөлүсә Низаметдинова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*