tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән мөселманнарының дини укулары тәмамланды
Төмән мөселманнарының дини укулары тәмамланды

Төмән мөселманнарының дини укулары тәмамланды

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте офисында узган елның сентябрендә Динар хәзрәт Нәфыйков алып барган дини укуларга йөри башлаган төркем соңгы очрашуга җыелды. Көзгә кадәр укулар тәмамланды.

Очрашуда Ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Юсупов та катнашты. Ул һәркемгә укуларны уңышлы тәмамлау турында сертификат тапшырды.

Монда сүз Рамазан ае, аның төп шартлары һәм Бөек Ватан сугышы батыры – 3 Дан ордены кавалеры Хәбибулла Якин турында барды. Өлкәбезнең, милләтебезнең горурлыгы булган Хәбибулла Хәйрулла улы турында Константин Симонов төшергән документаль фильмнан өзек күрсәтелде, кызы Лариса, укучысы Сәлимә Ахиярова истәлекләрен сөйләделәр.

– Ике ел эчендә күп белемнәр тупладык: гарәп графикасын үзләштердек, Коръән сүрәләрен гарәпчә укый башладык һәм башка башка нәрсәләргә өйрәндек. Динар хәзрәт бик көчле дин әһеле, гарәпчәне, саф татар телен дә бик яхшы белә, нинди генә сорау бирсәң дә, тулы итеп җавап бирә, андый белемле кеше бик сирәк, – дип зур рәхмәтләрен җиткерде Рафаэль Гадиев. “Без Динар хәзрәт җитәкчелегендә белем аласыбыз килеп, төркем булдырып, аның укытуын махсус сорадык”, – диде Сәлимә апа.

Аннары сугышта һәлак булган якыннары рухына дога кылып, үзләре алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр.

Әлеге төркем укуын киләсе елга да дәвам итәчәк, яңа төркем дә тупланачак, теләүчеләр сентябрь аенда Җәмигъ мәчетенә килә алалар.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*