tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татарлары “Искиткеч әбиләр-2018” фестиваль-бәйгесен үткәрәчәк
Төмән татарлары “Искиткеч әбиләр-2018” фестиваль-бәйгесен үткәрәчәк

Төмән татарлары “Искиткеч әбиләр-2018” фестиваль-бәйгесен үткәрәчәк

Төмән татарлары 28 мартта “Искиткеч әбиләр – 2018” шәһәр татар фестиваль-бәйгесен уздырачак. Конкурсны Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге оештыра.

Конкурсның максаты – үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең ролен арттыру, гаилә кыйммәтләрен һәм татар халкының традицияләрен торгызу.

Конкурсның бурычлары:

  • Гаилә мөнәсәбәтләре культурасын тәрбияләү
  • Гаиләләрнең социаль һәм иҗади инициативасын хуплау
  • Гаилә кыйммәзтләрен һәм традицияләрен үстерү
  • Буыннан-буынга күчешне тәрбияләү
  • Яшькә карамастан кеше мөмкинлекләре потенциалын ачу

Конкурста әби булган, милли традицияләрне уңышлы саклап килгән – туган телдә аралашкан, милли традицияләр нигезендә гаилә бәйрәмнәре үткәргән, татар милли ашларын әзерли белгән хатын-кызлар катнаша.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:

«Иң ягымлы әби–2018»
«Иң сәләтле әби–2018»
«Иң игелекле әби–2018»
«Иң кызыклы әби–2018»
«Иң тапкыр әби–2018»
«Иң уңган әби–2018»
«Иң кайгыртучан әби–2018»
«Иң тыйнак әби–2018»
«Иң мәрхәмәтле әби – 2018»
«Иң дәртле әби – 2018»
«Иң гүзәл эби— 2018»
«Иң рухлы әби— 2018»
«Оныкларга бай әби – 2018»
«Иң шаян әби – 2018»

http://www.tyumen-ctk.ru/

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*