tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томск халкын татар мәдәнияте белән таныштырачаклар
Томск халкын татар мәдәнияте белән таныштырачаклар

Томск халкын татар мәдәнияте белән таныштырачаклар

Иртәгә, 20 февраль көнне, Томскның “Кольцевая” китапханәсендә “Милли сезоннар. Татарлар” дип исемләнгән бәйрәм марофоны узачак. Татар мәдәнияте үзәге вәкилләре кунакларны халык-кулланма сәнгате белән таныштырачаклар. Милли баш киемнәре, музыкаль кораллар, курчаклар һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителәчәк.

Иҗади коллективлар милли биюләр һәм җырлар башкарачак, шулай ук Томск халкы  “Түбәтәй” татар уенын уйный алачак. Барлык теләгәннәр татар костюмнарын киеп карый, фотосессиядә катнаша, халык уен коралларында уйный һәм чәк-чәктән авыз итеп карый алачак.

http://www.tvtomsk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*