tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Рәшит Ваһапов музее ачылды
Казанда Рәшит Ваһапов музее ачылды

Казанда Рәшит Ваһапов музее ачылды

Казанның 171нче мәктәбе укучылары татар теле дәресләрен Рәшит Ваһапов музей-кабинетында укый башлаячак. Бүген бу мәктәптә күренекле җырчының музей кабинеты ачылды.
Музей ачылу тантанасында Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Ренат Харис, Татарстанның халык җырчылары Зөһрә Сәхабиева, Миңгол Галиев, Фердинанд Сәлахов, Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов катнаша.

Татар зыялылары әлеге музейны ачу тантанасына Рәшит Ваһаповның туган көнендә аның каберен зиярат итеп кайткач килделәр.
171нче мәктәп Ваһапов урамында урнашкан. Музейны оештыру идеясе белән мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова чыккан. Музей-кабинетның мөдире – мәктәпнең татар теле укытучысы Зөлфия Кәримова.

Мәктәп директоры Рания Галиәкбәров әйтүенчә, музей мәктәп тырышлыгы белән мәктәп хисабына гына оештырылган, ниндидер өстәмә акчалар соралмаган.

Рузилә Мөхәммәтова

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*