tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Торонто татар җәмгыятенә нигез салучыларның берсе Батухан Азимов вафат
Торонто татар җәмгыятенә нигез салучыларның берсе Батухан Азимов вафат

Торонто татар җәмгыятенә нигез салучыларның берсе Батухан Азимов вафат

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Чит җирләрдә татар милли-мәдәни тормышын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән, гомерен туган телебезне, динебезне саклауга багышлаган татар халкының күренекле каһарман улы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Торонто татар җәмгыятенә нигез салучыларның берсе Батухан Азимов вафат.

Батухан абыйның бар гомере олы бер юлны хәтерләтеп, тормышны ярату, нинди генә авырлыкларга карамастан да үзеңдә алга атларга көч табу, кешеләргә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт үрнәге. Милләтпәрвәр шәхес гомере буе туктаусыз хәрәкәттә, хезмәттә булды, шуның белән милләттәшләре, якташлары арасында зур абруй казанды. Татар халкы өчен Батухан әфәнденең вафаты зур югалту.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, Аллаһтан сабырлык тели.

Урыны җәннәттә булсын.

Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*