tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Себер сандугачлары” сайрады
Тубылда “Себер сандугачлары” сайрады

Тубылда “Себер сандугачлары” сайрады

Өлкә күләмендә узган бәйгедә Тубыл шәһәре мәктәпләреннән, Балалар иҗаты йортыннан, Тубыл, Вагай районнарыннан, Түбән Тәүдедән төрле яшьтәге катнашучылар җырлар аркылы үз милләтләрен таныттылар.

Беренче көн төрле милли киемнәрдә кырыкка якын кече, урта, өлкән яшьтәге катнашучылар башкаруында хисле, моңлы эстрада, халык җырларын , автор-башкаручыларның чыгышларын ләззәтләнеп тыңлады тамашачылар. Җырлы, моңлы мәдәни чара төрле милләт халыкларының сәнгать бәйрәменә әверелде.

Абруйлы жюри әгъзаләре күппрофильле техникумның А.А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният бүлегенең югары квалификацияле укытучысы Евгений Кузнецкий, Россия һәм Халыкара фестивальләр лауреаты, Тубылның атказанган гражданы Зәкинә Арангулова, шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният Үзәгенең югары категорияле укытучысы, ”Голос будущего” Халыкара бәйге җитәкесе Фәйзәнә Сәйфуллина катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр.

Икенче көнне сәхнәдә катнашучыларга дипломнар, җиңүчеләргә лауреат дипломнарын һәм югарыга күтәрелүче йолдызлар сүрәтләнгән статуэткаларын тапшырдылар. Җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләре сәләтле балаларның чыгышылары, эстрада, халык җырлары кертелгән матур концерт программасы белән дәвам итте.

Халкыбызның талантлы җырчысы, язучы Якуб Зәнкиев “Себер сандугачы ” исемен биргән Зәкинә Арангулова: “Себер сандугачы” проектының авторы Ринал Абдурахмановка рәхмәтләремне әйтер идем. Яшь буынны сәнгатькә тарту, иҗади сәләтләрен үстерү өчен булдырган иң кирәкле проектларның берсе бу. Балалар фестивальне көтәләр. Киләчәктә катнашучыларның саны үсеп торсын. Себердә яшәүче бөтен милләт кешеләре өчен “Себер сандугачы” фестиваль дәрәҗәле, моңлы вакыйга булып саклансын. Дүртенче өлкә күләмендә узган фестивальдә без балаларның зур тырышлык белән әзерләнүләрен күреп сөендек,”-диде.

Беренче урын лауреат дипломнары белән Хәсән Хучашев, Зөлфия Айтбакова (Себер татар мәдәният үзәге, Тубыл), Земфира Шәрипова (унбишенче мәктәп, Тубыл), Әлфия Муслимова(МАУ ЦКС Вагай районы), Татьяна Бессонова (МАУ “Культура”, Түбән Тәүде), Наталья Загваздина, Николай Соколовский (МАУ ЦИиК с/п, Балалар иҗат йорты) бүләкләнделәр.Икенче урын лауреат дипломнарын Айдар Ниязовка (унбишенче мәктәп, Тубыл), Зөһрә Тимиргалиевага, Динара Абсалямовага, Нәркис Нигъматуллин (Себер татар мәдәният үзәге, Тубыл), Мәрбуха

Колмаковага, Татьяна Голиковага (Тубыл), Фәйрүзә Гаффаровага (Кутарбитка, СДК), Анна Половодовага, Наталья Михалевага (себер татар мәдәният үзәге, Тубыл), Елена Манвейлерга ( Түбән Тәүде) тапшырдылар. Бәйгенең Гран-при бүләге һәм “Себер сандугачы” дипломына мәктәп укучылары Зәлия Шамуратова (Унбишенче мәктәп, җитәкчесе Нәҗия Хәкимова), Екатерина Пантилеева (Тубыл районы Дегтярево СДК, җитәкчесе Елена Самохвалова), Эльшан Расулов (Тугызынчы мәктәп, җитәкчесе Вәлия Бакиева) лаеклы булдылар. Җиңүчеләрне себер татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева котлап туган телләрен белгән балаларга, вокал-җыр сәнгатен үстерүдә күп көч куйган җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерде.Яңа талантлар ачкан ”Себер сандугачы” фестиваленә озын иҗади юл теләде.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*