tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин исемедәге V республика конференциясе “5 ЕЛ БЕРГӘ!”
Туфан Миңнуллин исемедәге V республика конференциясе “5 ЕЛ БЕРГӘ!”

Туфан Миңнуллин исемедәге V республика конференциясе “5 ЕЛ БЕРГӘ!”

Аның иҗаты – Идел кебек киң…

Фикерләре – Идел кебек тирән…

Аның исеме – Идел кебек мәңгелек!

2018 елның 27 мартында Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин исемендәге V республика конференциясе уздырыла.

Быел Конференция бишъеллыгын түгәрәкләде. Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Энгель Нәвап улы Фәттахов, Туфан аганың кызы Әлфия ханым Миңнуллина-Юнысова, Ф.Г.Аитова исемендәге 12 гимназия директоры Илһамия Абделхәй кызы Темиркәева фатихасы белән башланып киткән Конференция бүген өметле адымнар белән иҗат офыкларын киңәйтә!

5 ел дәвамында Конференция секцияләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советында, “Татмедиа”да, Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә һәм Туфан ага ярдәме белән төзелгән 12 нче гимназиядә узды. Бу бишъеллыкта Конференциядә 3 меңләп укучы катнашты, 270 спектакльдән өзекләр каралды…

Конференциянең елда яңартылып, камилләштерелеп торган 6 төрле номинациясендә катнашкан укытучыларның, китапханәчеләрнең һәм укучыларның фәнни-иҗади эшләрен республикабызның күренекле сәнгать әһелләре, галимнәре, журналистлары бәяләде.

“Шигърият. Сөй гомерне, сөй халыкны…” номинациясе жюри әгъзалары: шагыйрьләр – Ләбиб Лерон, Йолдыз Шәрапова, Луиза Янсуар.

“Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясе жюри әгъзалары: Казан федераль университетының гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр Институты профессоры, жюри рәисе Васил Гарифуллин, журналистлар – Эльмира Закирова, Айсылу Галиева, Линар Закиров, Ләйсән Фәйзуллина, Рания Юнысова, галимә Ләйлә Минһаҗева.

“Фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш” номинациясе жюри әгъзалары: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты профессоры, жюри рәисе Әлфәт Закирҗанов, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм сәнгать Институты галимнәре – Таһир Гыйләҗев, Нурфия Йосыпова, Гөлфия Гайнуллина, Илһам Гомәров.

“Драма әсәрләре һәм сценарийлар язу бәйгесе. “Театр яктылыкка, нурга илтә!” номинациясе жюри әгъзалары: ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, драматурглар – Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, шагыйрәләр – Эльмира Шәрифуллина, Гөлзадә Бәйрәмова.

“Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!” (сәхнәләштерү) номинациясе жюри әгъзалары: Әлфия Миңнуллина-Юнысова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары – Нәҗибә Ихсанова, Ирек Баһманов, Әсхәт Хисмәтов, Илдар Хәйруллин, Фәнис Җиһанша, Венера Шакирова, Алмаз Сабирҗанов, Илнур Закиров, Эмиль Талипов, Гүзәл Шакирова, Фәнис Сафин, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары – Исламия Мәхмүтова, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, Ирек Хафизов, Гөлназ Нәүмәтова, музей мөдире Розалия Чабатова.

“Укытучылар һәм китапханәчеләр өчен китапнамә (буктрейлер) ясау бәйгесе. “Утырып уйлар уйладым” номинациясе жюри әгъзалары: “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, галимнәр – Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев, Әлфия Мотыйгуллина, Гөлфия Гайнуллина, “Белем.ру” оешмасы директоры Раил Гатауллин, ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре – Гөларам Җомаголова, Фирдәвес Имамова, язучы Нәбирә Гыйматдинова, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина.

Конференциянең жюри рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев.

 

Конференцияне Оештыру комитеты

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*