tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган авылларына гашыйк
Туган авылларына гашыйк

Туган авылларына гашыйк

Татарстандагы Мамадыш районының Шүләңгер авылында зур бәйрәм узды. Авыл “Ак калфак“ оешмасы, дуслары Нурзия Нургали кызы Гарифуллинаның 55 яшьлек юбилеен үткәрделәр. Кичәне “аккалфак“лылар җитәкчесе Рәфидә ханым Галиева сәхнә түренә юбилярны көчле алкышлар белән каршы алып, башлады һәм аның тормыш юлын искә төшереп, дәвам итте. Әтисе– комбайчы, итек басучы, әнисе колхозда эшләгән гаиләдә тырыш, дус, тату яшәгән гаиләдә 6 кыз бала туган. Нургали абый кызлары–Ләбибә, Мәдинә, Нурзия, Нуршат, Зөлфирә, Дилбәр сәхнәгә чыккач, халык дәррәү кул чапты. Нинди зур байлык! Үзем дә көнләшеп куйдым. Бик тә моңлы икән Нургалинекеләр. “Апа-сеңел“ җыры, берсеннән-берсе матур котлау сүзләре белән авылдашларын таң калдырдылар. “Кайда соң син, 19ым, 20 мем“,–дип җырласалар да, “55 яшь–картлыкның кыз чагы гына әле ул“,–дип тәмамладылар чыгышларын. Тормыш иптәше Рафаэль үзенең котлавын җыр аша җиткерде. Өлкән “аккалфак“лы Земфира ханым җирле шагыйрь Вахит ага Галиевның “Мин авылга гашыйк“ китабын бүләк итте. “Нурзия ханым–чын авыл кешесе, шуңа күрә мин аңа бу җыентыкны бүләк итәм“– диде. Дуслары, хезмәттәшләре, күршеләре дә тизрәк котларга ашыкты юбилярны. Кодагыйлары да, һава торышы начар булуга карамастан, ерак юлны якын итеп килеп җиткәннәр. Ә клуб һәм китапханәдә үткәрелгән чараларның даими катнашучы егете Райнур “Яшьлегебез сезнең белән узды, киңәш-фикерләр дә бирдегез, артык кыюланып киткәндә дә, сабыр була белдегез, рәхмәт сезгә“, –дип матур җырын да бүләк итте. Район “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рузалия ханым Ибраһимова да үзенең җылы сүзләрен җиткерде.

Тормыш юлы да бик кызыклы булып чыкты Нурзия ханымның. Өйләнешүгә тормыш иптәше Рафаэль белән Төрекмәнстан якларына чыгып китәләр. Сагынуга түзә алмыйча: “Без туган авыл кешеләре“ –дип тиз арада әйләнеп тә кайталар. Инде менә туган авылларында 33 ел гомер итәләр. Өч малай

үстереп, биш оныкларына куанып яшиләр алар. Әниләре Мөстәкыймә апа 82 яшьтә, бүгенге көндә 6 кызы, кияүләре, оныкларының матур тормышына куанып гомер итә. Әтиләре бакыйлыкка күчсә дә, аның турында да җылы сүзләр күп яңгырады. Нургали абый, кызларының алтысын да ияртеп, Мамадышка кием-салым алырга бара торган булган. Бүгенге көндә Нурзия ханым бабасы Зарифбай улы Фазлый ага өендә (хәзер ул китапханә) китапханәче булып эшли.

Бик сөенеп кайттык без Шүләңгердән. Тырыш, бердәм халык яши биредә. Девизлары да тирән эчтәлекле:

“Ак калфак“лар, бердәм булыйк,
Авылыбызда игелек кылыйк!“

Кечкенә генә авылда төрле кичәләр оештыралар, китапханәдә кич утырып игелекле эшләр башкаралар. 20 пар оекбаш бәйләгәнннәр. Инвалид балаларга җибәрергә исәпләре.

Горурланып яшәрлекләре бар авыл халкының. Бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән легендар шәхес– Дәүли Шакир улы Гыйлаев, муниципаль район Советы һәм башкарма комитетында халык өчен җан атып хезмәт итүче Ришат Роберт улы Сәмигуллин, Вәзир Назирҗан улы Фәизов да шушы авылның саф чишмә суын эчеп, чиста һавасын сулап үскән егетләр бит!

“60ны–атлап,
70не–җилдереп,
80не–сикереп,
90ны-тутырып,
100гә кадәр

Гөрләшеп яшибез әле, Аллабирса, авыл бетәргә тиеш түгел!“,– диләр шүләңгерлеләр. Инде “Амин, шулай булсын, тырыш, горур булыгыз“ –диясе генә кала.

Луиза Мисбахова,
район “Ак калфак“ оешмасы әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*