tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тулуза татары “Зенит-Казан” командасының Франциягә килүе турында өч телдә фильм төшергән

Тулуза татары “Зенит-Казан” командасының Франциягә килүе турында өч телдә фильм төшергән

Франциянең зурлыгы буенча икенче булган Окситания төбәгендә яшәгән Инера Сәфәргалиева “Зенит-Казан” волейбол командасының Франциягә килүе турында видеофильм төшергән.

Инера Сәфәргалиева Тулузада “Окситания һәм Татария” француз-татар ассоциациясен җитәкли. Аның максаты – француз һәм татар дөньялары арасында мәдәният, мәгариф өлкәсендә элемтәләр урнаштыру. Шундый проектларның берсе – “Әйдәгез танышыйк”. Аның кысаларында узган елның декабрендә Инера Сәфәргалиева “Зенит-Казан”ның Франциягә килүе турында француз, рус һәм татар телләрендә видеорепортаж эшләгән.

Танылган “Зенит-Казан” командасы Тулузаның “Spacer’s” волейбол командасы белән матч үткәргән. Бу турыдагы француз телендәге видеорепортажны Инера Сәфәргалиева күптән түгел Тулузада узган “Татарстан һәм Идел-Урал татарлары” конференциясендә күрсәткән.

Бүген Татарстан республикада спортны һәм аның бөтен дөнядагы абруен үстерүгә зур көч куя, дип саный Инера Сәфәргалиева. Һәм бу көелган көчләр татар халкының йөзе булып тора, ди ул.

И.Сәфәргалиева Франциядә татар халкының мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыру белән шөгыльләнә. Ул фильмнар төшерә һәм бу эшчәнлек аның шәхси бурычларын тормышка ашыруның иң яхшы ысулларының берсе дип саный.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*