tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тулузада яшәүче Инера Сафаргалиевадан халкыбызга булган күчтәнәче

Тулузада яшәүче Инера Сафаргалиевадан халкыбызга булган күчтәнәче

Татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә сәяхәт (И. Сафаргалиевнаның документаль фильмы)

Фильм татар тарихы мирасы – гомумдөнья тарихының олуг бер сәхифәсе, ә татарларның мәдәни мирасы – кешелекнең гомуми мәдәни мирасының гүзәл бер асылташы дип исәпли. Ләкин авторның фикере буенча, кайбер татарлар үз тамырларына тиешле хөрмәт белән карамыйлар. Бу бигрәк та туган телеңне хөрмәт итмәүдә чагыла.

Фильмның “Un voyage en pays Tatare”дип аталган француз телендәге версиясе дә бар. Бу версиянең максаты: фильмны “Occitanie et Tatarie” (Окситания и Татария) оешмасы конференцияләрендә күрсәтү, Франциядә татар тарихы һәм мәдәниятен популярлаштыру, француз телевидениесе өчен яңа документаль фильмга
материаллар әзерләү.

Уналты минутлык бу документаль фильмның рус телендәге варианты да бар. Ул фэйсбукның «Occitanie et Tatarie» һәм «Окситания и Татария» сәхифәләренә урнаштырылган.

Автор озакламый фильмны үзенең caravanarba.org сайтына куярга да планлаштыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*