tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында “Шәкертләр бәйрәме” узачак
Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында “Шәкертләр бәйрәме” узачак

Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында “Шәкертләр бәйрәме” узачак

28 июльдә Түбән Новгород өлкәсе, Пильнә районы Сафаҗай авылында “Шәкертләр бәйрәме” узачак.

Шәкертләр бәйрәме ел саен Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларында җәйге ислам курслары төгәлләнү уңаеннан үткәрелә. Курслар узган һәр авыл коллективы ислам нигезләрен, татар телен һәм мәдәниятен белүдә көч сынаша. Шулай ук театральләштерелгән күренешләр әзерләнә. Шул рәвешле “Шәкертләр бәйрәме”ндә катнашучылар чынбарлыкка мөнәсәбәтне, тормышны рухи һәм матди яктан яхшыга үзгәртүне чагылдыра.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*